Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфганчы-ветераннарның район координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтовның Яңа ел белән котлауы

Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, уллары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат аналары, Әфган сугышы толлары!

Бусагада – Яңа 2022 ел. Без бәхет һәм үкенечләр, шатлык һәм югалтулар белән бергә узган тагын бер елны тарихта калдырабыз. Ул ел һәрберебезнең үзенеке һәм һәркем аны үз вакыйгалары белән истә калдырачак. Хәтер битләренә кереп калган һәр ел яхшы вакыйгаларга бай булсын, килгән сынауларны исә сынмый-сыгылмый үтәргә насыйп булсын иде. Кызганычка, еллар үткән саен Әфган җирендә хезмәт иткән сугышчан дусларыбызның сафы да сирәгәя бара. Аларның тормыш иптәшләренә, балаларына, оныкларына сәламәтлек, имин көннәр, сабырлык телисем килә бүген.  
Барлык райондашларны Яңа ел белән котлыйм, күкләребезнең имин булуын, балаларыбызның сөенеч китерүен телим. Яңа елда шатлыклы очрашулар, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын. 
Әфганчы-ветераннарның район координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев