Фестивальдә катнашырга теләүчеләр арта
17 майда Иске Җирекле авылында «ТАССРның 100 еллыгы» исемендәге яңа парк ачыла.
Аның кысаларында биредә «Уйна, Тукай гармуны» фестивале үтәчәк. Паркны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның катнашуы көтелә. Чараны шулай ук төрле районнардан җыелган 200гә якын делегат та күрә алачак.
Фестиваль көндезге сәгать 10да башлана. 11дә парк мәйданыннан гармунчылар парады үтә. Бүгенге көнгә парадта катнашырга 23 гармунчы теләк белдерде. Чарадан читтә калмаска теләүчеләр 15 майга кадәр редакция телефонына шалтыратып, бу хакта хәбәр итә ала. Гаризаларны 70-16-86 номеры буенча кабул итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев