Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерларыбыз игътибарсыз калдырмый

Безнең Бордыбаш авылында гомер буе басуда тир түккән механизаторлар, фермаларда сыер сауган савымчылар яши. Хәзер инде җирлегебездә колхоз да юк. Шуңадырмы, без өлкәннәр берара үзебезне беркемгә дә кирәгебез калмаган шикелле тоя башлаган иде инде. Әлбәттә, бик борчылдык бу хәлләргә. Аллага шөкер, соңгы елларда җирләребез эшкәртелә, җимерелеп беткән фермаларыбыз ремонтланды, заманча тавык фермасы төзелде. Бу уңай үзгәрешләр күңелгә өмет-ышаныч кертте. 

Шунысы сөенечле, авылны ташламаган, халык өчен шундый игелекле эшләр башкарган фермерларыбыз без өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмыйлар. Елның-елында өлкәннәр, инвалидлар көннәрендә мул бүләкләр алабыз.
Менә быел да Өлкәннәр көнендә фермер егетләребез Илшат Әхсән улы Гәрәев, Алмаз Нәҗип улы Закиров ярдәме белән бүләкле булдык. Һәрберебезгә 10ар килограмм шикәр комы өләштеләр. Рәхмәт дими, ни дисең бу изге күңелле затларга! Алар бит бу гамәлне дан-шөһрәт өчен түгел, йөрәк кушуы буенча эшләделәр. Авылның барлык өлкәннәре фермерларыбызга нык рәхмәтле. Авыл өчен, халык өчен кылган игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын, эшләре гел уңай барсын дип телибез. 
Разим Кәлимуллин, Бордыбаш авылы старостасы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев