Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәйрүзә Вәҗиева: «Районыбыз пенсионерлары тиктормас һәм сәләтле»

Өлкән буын кешеләре элек-электән зур хөрмәткә ия булып, төпле, зирәк киңәшләрен бирүче, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләрне ялгышлардан саклаучылар буларак кабул ителгән. Безнең заманда да өлкәннәрне мөмкинлек булган саен олыларга, аларга ярдәм итәргә, күңелләрен күрергә тырышалар. Тукай районы өлкәннәре бүгенге көндә нәрсә белән яши, ниләр белән кызыксына, борчыган сораулары бармы? Менә шуларның барысы турында район ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева белән очрашып, әңгәмә корып алдык.

– Фәйрүзә ханым, өлкәннәр декадасы алдыннан сезнең белән районда яшәүче өлкәннәребез турында сөйләшеп алыйк әле. Тукай районында әлеге вакытта күпме өлкән буын кешесе көн күрә?

– Бүгенге көндә безнең районда 11 мең 576 пенсионер бар. Шуларның 9 мең 636сы картлык белән лаеклы ялга чыккан. Калганнары исә төрле сәбәпләр белән пенсиядәге кешеләр.

– Сезнең район ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы җитәкчесе булып эшләвегезгә тиздән ике ел тула. Шушы вакыт эчендә нинди дә булса үзәрешләр булдымы, бу хакта ниләр әйтә аласыз?

– Әлеге вазыйфага килгәч тә мин күп нәрсәне белми идем әле. Ветераннар, инвалидлар белән ничек эш итәргә, үзенчәлекләрен аңлап бетермәдем. Чөнки моңарчы мин башка өлкәдә хезмәт иттем. Һәм шуңа күрә, эшкә алынган мәлдә кыенрак булды. Әле хәзер дә барысына әкеренләп төшенеп кенә киләм. Ә болай, ветераннар белән без актив эшлибез.

Хәзерге вакытта өлкән буын кешеләре махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән маскировка ятьмәләре ясау, коры ашлар әзерләү белән шөгыльләнә. Моннан кала, җәй көннәрендә б е з а л а р б е л ә н т ө р л е экскурсияләргә барабыз. Аннары ай саен – октябрь аеннан башлап, һәрбер авыл җирлекләрендә, ә кайчакта кустовой итеп «Сәләмәтлек көн» нәре оештырабыз. Өлкәннәр бик теләп бу чарага киләләр. Кыскасы, пенсионерларыбыз, ветераннарыбыз белән актив эш алып барабыз инде. Безнең авыл җирлекләрендә эшләгән беренчел ветераннар оешмасы рәисләре дә җирле өлкәннәребезнең хәлен белеп, аларга ярдәм итәләр. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә без бер-беребез белән аралашып, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып торабыз. Башкарылган эшләргә сөенеп, куанып яшибез.

– Моннан алдагы елларда дәүләт хезмәтләренең, күп нәрсәнең цифрлаштырылуы сәбәпле, өлкән буын кешеләрен компьютерда эшләргә өйрәтү курслары эшли иде. Хәзерге вакытта да мондый төр укулар кирәкме, актуальмы ул? Бәлки алар өчен нинди дә булса башка төрле өстәмә белем бирү курслары, укулар уздырыладыр?

– Әйе, әлеге юнәлештә бездә эш алып барылачак. Киләсе ай башыннан Новотроицкое авылында компьютерны үзләштерү буенча дәресләр үткәреләчәк. Анда күпме кешенең шөгыльләнәчәген әлегә әйтә алмыйм, чөнки укырга теләүчеләрне әле дә көтеп, теркәп барабыз. Үткән елда исә шундый ук курсларда катнашып, безнең ике кешебез урыннар алган иде. Бу укулар ел әйләнәсендә дәвам итәчәк. Моннан кала, киләсе айдан скандинавча йөрү буенча да өлкәннәр өчен Новотроицкоеда 72 сәгатьлек дәресләр узачак. Анда пенсионерларга скандинавча йөрүнең ни өчен кирәк икәнен, ничек дөрес итеп йөрергә һәм башка нечкәлекләре турында бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып бирәчәкләр.

– Шулай да өлкән буын кешеләре күбрәк нәрсә белән шөгыльләнергә ярата? Нәрсәне якынрак күрәләр?

– Олы яшьтәге кеше телефон, телевизор гына карап утырырга яратмый бит ул. Күбрәк кул эшләре эшлибез. Районыбызда кул эшләре белән актив шөгыльләнүчеләребез бар. Алар төрле конкурсларда да актив катнашалар. Әйтик, Шилнәбаш авылында келәм чигүчебез Тәскирә Каюмова яши. Ул бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алып кына тора. Тәскирә ханым 2-25 октябрьдә Казан Кремле янында узачак кул эшләре күргәзмәсендә дә катнашачак. Күперле авылыннан Йосып Бикниязов та әлеге күргәзмәдә тал чыбыгыннан үрелгән кәрҗиннәре, башка эшләнмәләре белән катнашачак. Бәтке авылында яшәүче инвалид Сергей Беспалов та бик сәләтле, тырыш кеше. Ул рәсемнәр, керамика эшләнмәләре ясый. Үзенең керамикадан башкарылган «Зирәк ябалак» белән бер бәйгедә өченче урын яулаган иде. Аны да Казандагы күргәзмәгә алып барачакбыз. Ә болай, авылларга барганда карап йөрим: беркем дә тик тормый, нәрсә белән булса да шөгыльләнә, нәрсәдер эшли. Аларга карап, кызыгып кайтасың. Өйләренә керсәң дә, ишегалдына чыксаң да – андагы чигелгән, бәйләнгән әйберләрдән, чәчәкләрдән, гомумән матурлыктан исең китеп кайтасың.

– Декада уңаеннан нинди дә булсы кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы чаралар да каралгандыр? Быел, узган ел белән чагыштырганда берәр үзгәреш, яңалык бармы?

– Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган барлык төр чаралар да шул ук бер, без гадәтләнгән традиция буенча үтәчәк. Әйтик, бу шул ук спорт уеннары, ярышлар. Бушлай бассейнга барырга мөмкинлек тә булачак. Аннары, бассейнда йөзү буенча ярышлар да үтәчәк. Безнең өлкәннәребез физик яктан тик тора торганнардан түгел.

– Алар спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйлар, мәдәни чараларда да бик теләп катнашалар...

– Әйе, чыннан да. Әйтик, Круглое Поле поселогында бик актив ансамбль бар. Кайчан гына поселок клубына килеп кермә, алар һәрвакыт шунда – җырлыйлар, бииләр. Бордыда да керәшеннәр ансамбле, Иске Абдулдагы «Асылъяр» да барлык чараларда актив катнашалар, алардан башка бер бәйрәм узмый. Спектакльләр белән Иштирәкләр күбрәк чыгыш ясый.

– Фәйрүзә Фаязовна, инде яше нык олы булган, күбрәк урын өстендә ятучы өлкәннәребез белән нинди эшләр алып барыла, аларны карау ничек оештырылган? Аеруча ялгыз картларга кагылышлы сорау бу.

– Әлбәттә, без сугыш ветераннарын, инде йөз яшкә якынлашкан райондышларыбызның хәлләрен һәрдаим белем торырга, аларны кайгыртырга, борчыган сорауларына җавап бирергә, ярдәм итәргә тырышабыз. Өйләренә барып күрешәбез, сөйләшәбез. Япялгыз картларыбызга социаль яклау хезмәткәрләре белән бергә чыгабыз, булышлык итәбез. Мәсәлән, быелгы язда Иске Җирекледә ялгыз торучы бер апага бакчасын сөрергә ярдәм иттеләр, мәктәп балалары исә бәрәңгесен утырттылар. Аннары шул бәрәңгене казып, җыеп алырга да килделәр. Районыбыз картларына менә шулай да ярдәм итәләр. Табибларга барырга кирәк булганда да социаль яклау хезмәткәрләре, битараф булмаган авылдашлар дәваханәгә барырга булышалар, авыл фельдшерлары да алар янына гел кереп, хәлләрен белеп, кайгыртып торырга тырышалар.

– Өлкәннәр ункөнлелеген ачу тантанасы кайда һәм ничек үтәчәк?

– Декаданы ачу тантанасы 30 сентябрь көнне Яңа поселогында авыл ярминкәсе вакытында булачак. Биредә башта ярминкәне карап чыгу күздә тотыла, аннары безнең авылларда эшләүче беренчел оешмаларының отчет җыелышы узачак. Аннары һәр авыл җирлегендә пенсионерларыбыз, ветераннарыбыз өчен чәй өстәлләре корылачак, бәрәм чаралары оештырылып, бүләкләр таратылыр дип көтелә.

– Фәйрүзә ханым районыбыз пенсионерларына ниләр теләр идегез?

– Иң беренчедән, әлбәттә сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгелә беребезне дә исәнлектән аермасын. Елларыбыз, көннәребез тыныч булып, бер-беребез белән очрашып, сөйләшеп, озак итеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев