Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев: «Сайлауларда һәркем үзенең киләчәген билгели»

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев яшәү урыны буенча, Олы Шилнә авылы мәдәният йортындагы сайлау участогында тавыш бирде.

Һәрбер сайлау җаваплы, дигән фикердә Фаил Мисбахович. Республика Президентын сайлау бигрәк тә, чөнки ул Татарстаныбызның язмышын хәл итә торган зур сәяси вакыйга. Бу көнне балигълык яшендәге һәр гражданин тавышын биреп, үзенең киләчәген билгели.

«Кешеләрнең мөнәсәбәте бер төрле генә булмаска, кемнәрдер сайлауны формаль рәвештә үтә дип санарга мөмкин. Хакимияткә карата төрле фикер белдерүчеләр бар. Ләкин сайлау көнендә һәркем тавыш бирү кабинасына кереп үз позициясен белдерергә тиеш. Бүгенге сайлаулар тагын шунысы белән мөһим: без ТР Президентын сайлау белән бергә, җирле һәм район советларын да формалаштырабыз. Ягъни алдагы биш елда районыбыз үсешенә йогынты ясаячак кешеләр өчен тавышыбызны бирәбез.

Мин, район җитәкчесе буларак, республика Президентын сайлауның уңышлы үтүе һәм җирле депутатлар сайлауның сыйфаты өчен борчылып торам. Район сәясәтен алып баруда фикердәшләр күбрәк булган саен, аны тормышка ашыру җиңелрәк барачак. Ниндидер ясалма кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен көч сарыф итмәслек итеп тавыш бирсеннәр иде райондашлар. Без амбициоз планнар белән яшибез, эшлисе эшебез күп. Мисалга торак төзелешен алыйк. 2020 елга план 120 мең кв. метр иде, бүгенге көнгә 126 мең кв. метр тапшырылды инде. Йортлар төзелү сөенечле, ләкин кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү, инфраструктура булдыру турында кайгыртырга кирәк бит әле. Газ, су үткәрү, юллар салу бер-берсенә ияреп бара торган эшләр. Алар ел саен өстәлеп килә, шуңа күрә темпларны арттырырга туры килә. Кем сайлана, шулар белән бер булып планнарыбызны үтәп чыгу өчен эшләячәкбез. Тукайлылар сайлауларга җитди карый, алар үзләре беркетелгән участокларга килеп, төпле фикерләрен белдерерләр дип ышанам».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев