Фаил Камаев: «Минем өчен зур бәйрәм – Яңа елның имин узуы»
Район башлыгы Фаил Камаев район, шәһәр, республика мәгълүмат чаралары вәкилләрен ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясенә жыйды. Ул узып баручы елда районда булган төп вакыйгаларга бәя бирде, шулай ук 2020 елда хакимият органнары алдында торган максатлар һәм бурычлар хакында сөйләде. Күпсанлы сорауларга жавап бирер алдыннан Фаил Камаев районның социаль-икътисадый хәленә тукталды.
– 2019 ел күләмле эшләр елы булды, билгеләнгән планнарны үтәдек, – диде ул. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен 2019 ел аеруча уңышлы булды. Район игенчеләре 175 мең тонна икмәк җыеп алуга иреште. Бу республика буенча иң яхшы күрсәткеч. Тулаем җитештерелгән продукт буенча да үсеш 6 процент тәшкил итә. Республикада җитештерелгән ит күләме буенча район лидерлар исемлеген җитәкли. Быел исә район 141 мең тонна ит җитештерде. Сәнәгать предприятиеләре дә елны үсеш белән тәмамлый. Район үсешенә юнәлтелгән инвестицияләр күләме 4 миллиард сумнан артып китте.
Аннары журналистлар сүз алды. Гадәттәгечә, аларның Тукай районы башлыгына әзерләгән сораулары иң резонанслы ситуацияләргә кагылды.
– Районда инфраструктура мәсьәләсе бик актуаль, аерым алганда, күп балалы гаиләләр яши торган Подсолнухи поселогында. Бу ел дәвамында ниләр башкарылды һәм ниләр планлаштырыла?
– Подсолнухи поселогында дәүләт программасы буенча җир бүлеп бирелгән күп балалы гаиләләр яши. Алар Чаллыдан килеп урнашучылар. Моңа карамастан, мин аларны «үзебезнекеләр» дип атыйм. Кызганыч, участоклар бүлеп бирелсә дә, поселокта инфраструктура челтәрләрен төзергә бюджетта акча каралмаган. Биредә дә гади халык яши. Аларның таләпләре урынлы. Шуны исәпкә алып, без әлеге территорияне инфраструктура белән тәэмин итү эшен башладык. Поселокка электр үткәрелгән, ә менә газ юк. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында гамәлдә булган программага кердек. Бүген 6 километрдан артык югары басымлы торбалар салынган, кышкы чорда әлеге эшне тулысынча тәмамлыйбыз. Параллель рәвештә түбән басымлы торбалар салына, поселок эчендә 9 километрдан артык торба салынды. 2020 елның беренче кварталында бу эш тулысынча тәмамланыр дип исәплибез. Шулай ук түбән басымлы газ торбаларын сузу проектын башлыйбыз. Эшләр болай барса, 2021 елда поселокта газ булыр дип исәплим. Газлаштыру әлеге поселоктан башланып, Кече Шилнә җирлеге ягына дәвам итәчәк. Су проблемасына килгәндә, поселокта су торбалары өлешчә сузылган. Әмма алар тоташтырылмаган һәм «Чаллы су каналы» таләпләренә туры килми иде. Без моны төзәттек, 15 километрга якын су торбасы муниципалитет балансына тапшырылды. Яңа елдан соң поселокта яшәүче гаиләләр сулы була. Шулай ук Яңа елга кадәр поселокта 80 ут баганасы, январь башында юл күрсәткечләре куелачак. Өч тукталыш павильоны урнаштыру максаты тора. Поселокка эре көнкүреш калдыкларын, чүп җыючы машина килә башлады. Шулай да беренче чиратта юллар мәсьәләсе. Биредә 70 километрга якын юл челтәре кирәк. Билгеле, моны берьюлы хәл итеп булмый. Әмма ел саен төзелеш буенча планлы эш алып барылырга тиеш.
Гомумән алганда, районда инфраструктура проблемасы кискен тора. Бүген 42 мең участокта газ юк. Бу актив төзелеш белән бәйле. Быел гына районда 100 мең квадрат метр шәхси торак тапшырылды. Электрны без шунда ук тоташтырабыз, калган челтәрләрне көтәргә туры килә. Аллага шөкер, республика программалары эшли, республика җитәкчелегенә таянабыз. Минемчә, Тукай районы бу юнәлештә революцион адымнар ясый дип саныйм. 2020-2022 елларда инфраструктура төзелеше төп урынны алып торачак.
– Фаил Мисбахович, районның авыл хуҗалыгы тармагының үсеш перспективалары нинди?
– Тукай – авыл хуҗалыгы районы. Район территориясендә «Кама-Бекон», «Чаллы-Бройлер», «Чаллы элеваторы», «Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» кебек эре предприятиеләр үз эшчәнлеген алып бара. Тагын биредә 79 авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан, ЛПХ, КФХлар эшли. Җитештерелгән продукцияне сату белән проблема юк – район шәһәр янәшәсендә урнашкан. Товар җитештерүчеләр һәм шәһәр халкы өчен оештырылган ярминкәләр аеруча кулай. Җитештерелгән продукция күләме киләсе елга тагын да артыр. Моңа «Феникс» предприятиесендә терлек башы арттуы, «Чаллы-Бройлер»ның Мусабай-Завод җирлегендә үз проектын гамәлгә ашыруы, Яңа-Мусабай авылында яңа кооператив эшләп китүе уңай йогынты ясар дип исәплим. Сөтчелек юнәлеше перспективалы. Заманча технологияләр кертелә, малларның нәселе яхшыртыла. Комплекслы чаралар күреп, сөт күләмен тәүлегенә 100 тоннага житкерү бурычы тора.
– Районда социаль объектлар күп төзелә. Киләсе елда нинди эре төзелешләр планлаштырылган?
– Бездә, мәсәлән, районның үзәк мәдәният йорты юк иде. Иганәчеләр ярдәме белән Яңа поселогында 450 кешегә исәпләнгән мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде. Биредә районкүләм чараларны үткәреп булачак. Суд бинасы янәшәсендә прокуратура бинасын төзүне планлаштырабыз. 2020 елда исә Түбән Суыксуда универсаль спорт залы төзелешен башлыйбыз. Шулай ук Әҗмәкәй поселогында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. 2021 елда Кече Шилнә җирлегендә тагын бер балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 2022 елда Новотроицкое җирлегендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү нияте бар. Әйтергә кирәк, районда яшәүчеләр саны елдан-ел күбәя, балалар саны да. Ел башында 41,5 мең кеше теркәлгән булса, 2020 елда 42,1 мең булыр дип көтәбез.
– Фаил Мисбахович, Тукай районының үзәге юк. Киләчәктә бу сорау буенча үзгәрешләр көтеләме?
– Район үзәге булдыру планы бар. Өстәвенә, 2021 елның 20 апрелендә Тукай районы оешуга 45 ел булачак. Бу вакытка кадәр ниндидер бер карарга килү кирәк. Мин ниндидер торак пунктта район үзәге булдыру ягында түгел. Район үзәге өчен аңа туры килгән урынны карарга кирәк. Хәзер бу юнәлештә эш алып барабыз. Һичшиксез, идеяләр бар, республика Президенты белән килешү кирәк.
– Фаил Мисбахович, Шилнә елгасын чистарту һәм агымын үзгәртү проекты тирәсендә бәхәсләр тынмый. Ул кирәкме?
– Ничек кирәк булмасын? Яз саен күпме кешенең йорт-жирен су баса. Күз алдына китерегез – кеше гомере буе жыеп өй төзегән, ә аңа язгы ташу зыян сала. Күптән түгел без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән Шилнә елгасы буйлап йөреп чыктык. Әлеге проект елганы чистартуны гына күздә тота. Без үз табигатебезгә дошман түгел, күпьеллык агачлар, кош-кортлар безгә дә кадерле. Министрлык вәкилләре моны аңлады. Әлеге проектка каршы торучылар белән дә уртак тел табарыбызга ышанам.
– Тукай районы торак пунктларында су сыйфаты начар дип зарланалар. Хәлне төзәтеп буламы?
– Бездә, нигездә, су каты. Артезиан коелары казу кыйммәткә төшә. Бәхеткә, тиешле сыйфаттагы су белән тәэмин итү өчен ресурслар бар. Әйтик, «Чаллы су каналы» һәм «Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү» идарәсе. Без әлеге ике предприятиедән дә техник таләпләр алдык. Ел азагына кадәр проектлау эшләре тәмамланачак. Кышын без суүткәргечләрне суза башлаячакбыз, шул исәптән Подсолнухи территориясендә дә. Суүткәргеч Белоуска кадәр барачак. Анда су анализы иң начары. Чиратта Игенче, Ильбухтино, Кече Шилнә, Олы Шилнә. Иске Җирекле.
– «Санар» бакчачылык ширкәте территориясендә табылган үләт базы буенча да мөрәҗәгатьләр күп. Кешеләр нәтиҗә аяныч булмагае дип курка.
– Бу мәсьәлә безнең контрольдә. Бу территориядә чынлап та терлек сөяк-санаклары табылган иде. Ветеринария хезмәте белгечләре, урынга чыгып, бер метр тирәнлектә пробалар алды. Анализлар күрсәткәнчә, базга себер язвасыннан үлгән терлекләр күмелмәгән. Моңа тулысынча инану өчен тирәнрәк анализлар алырга кирәк. Без яхшыга өметләнәбез.
– Бакча амнистияләре гамәлдә. Әмма халык Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында документлар озак ята дип зарлана.
– Шуны да искәртим әле. Безнең район территориясендә 100дән артык бакчачылык ширкәте урнашкан. Күз алдына китерегез, аларда күпме халык. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы штатында нибары дүрт кеше эшли. Документларны кабул итүне һәм рәсмиләштерүне тизләтү өчен штаттан тыш тагын җиде кеше бар. Алар көн саен бакчачылык ширкәтләре буенча 50-60 карар әзерлиләр, көненә 80шәр кеше кабул ителә. Моңа кадәр срогы үткән документларның саны 100ләп иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, хәзер аларның саны 3тән дә артмый. Димәк, хәл яхшыра.
– Сәламәтлек саклау өлкәсендә яңалык – Чаллы һәм Тукай районы ашыгыч ярдәм хезмәтен берләштерү. Бу үзгәрешне Сез ничек бәялисез? Үзәк район дәваханәсе янындагы территориядә медиклар өчен йорт төзелеше нинди этапта? Шулай ук кадрлар мәсьәләсенә дә тукталсагыз иде.
– 31 декабрьдән шәһәр һәм район халкына берләштерелгән хезмәт күрсәтү башлана. Мондый берләштерү республика күләмендәге пилот проекты нигезендә башкарыла. Районга ике ашыгыч ярдәм машинасы бирделәр, шәһәрдә ул 30га якын. Нәтиҗәдә район халкына хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырырга тиеш. Авырып киткәндә 112 номерын жыеп табиб чакырасы. Әлеге проектның ничек эшләве турында «Якты юл» газетасында да язып торачакбыз. Табиблар өчен арендалы күпфатирлы йортка килгәндә, без аны Үзәк дәваханә территориясендә төзергә уйлаган идек. Кызганыч, шәһәр җитәкчелеге белән уртак фикергә килә алмадык. Тик ул фикердән кире кайтмадык, 36 фатирлы өч катлы йорт, мөгаен, Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашыр. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, фельдшерларга кытлык кичерәбез. Бүгенге көндә авыл җирлекләренә 9 фельдшер җитми. Минемчә, яшь кадрларны җәлеп итү өчен торак белән тәэмин итү мәсьәләсен җайга салырга, хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Мин бу мәсьәләне республика дәрәҗәсендә күтәрәчәкмен.
– Аулаш авылы халкы авыл зиратына алып баручы юлга рельслар аша чыгу урыны төзүне күптәннән сорый. Бу сорау хәл итәрлекме?
– Бу проблема күптәнге. Халык үтенече буенча, мин Мәскәүдә «Россия тимер юллары» ААҖ җитәкчесе урынбасары Анатолий Чабунин белән ике тапкыр очраштым. Алар безгә ярдәм итәргә риза. Әмма аларның таләпләре буенча торак пунктларны тоташтыручы юл булырга тиеш. Мәсәлән, Бакчасарай – Аулаш юлы. 2020 елда мондый юлны төзү планлаштырылмаган. Бу юнәлштә эшне туктатмаячакбыз.
– Фаил Мисбахович, Сез Яңа елны ничек каршы аласыз?
– Минем өч улым, ике оныгым бар. Аларны кунакка көтәбез. Тормыш иптәшем Эльмира традиция буенча каз пешерәчәк. Шуны әйтәсем килә, Яңа ел минем өчен дөньямны онытып бәйрәм итү түгел. Чөнки башта район халкы иминлеге турында уйларга кирәк. Яңа елны каршылаганда бернинди хәвеф-хәтәр булмаса, минем өчен бәйрәм шул булачак.
Рәфкать Билданов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев