Файдалы экскурсия
Тукай районы мәктәпләренең 7 агросыйныфларда укучылар Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт аграр университетында һәм механикалаштыру һәм техник сервис институтында булдылар.
Укучыларга агросәнәгать комплексында һәм ветеринария хезмәтендә кадрлар проблемалары турында , югары уку йортлары тарихы, укулар, практика хакында сөйләделәр. Укучылар уку - күргәзмә залларында, лабораторияләрдә, аудиторияләрдә булдылар, укытучылар составы белән таныштылар. Шулай итеп балалар авыл хуҗалыгы юнәлешендә профессиональ яктан үз-үзләрен билгеләү өчен җитәрлек мәгълүмат алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев