Якты юл
  • Рус Тат
  • Этләр генә гаепле түгел

    Редакциягә Биклән авылыннан «Кыргый этләр унике куянны буган» дигән хәбәр килде. Калган җирлекләрдә дә сукбай этләр турында әледән-әле әйтеп торалар. Хөкүмәт сукбай этләрнең санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми. Закон дәрәҗәсендә этләрне ату катгый рәвештә тыела, әмма аларны асрарга зур финанс чыгымнары кирәк. Моңа бәйле рәвештә үзенә күрә бер дилемма барлыкка килә.

    Ә ишегалларына килеп кергән сукбай этләрдән зыян күрүче – Рафис Гыйльманов. Әлеге ир-ат гаиләсе белән шәһәрдә яши, Бикләндә дә йорты бар. Аның йорты авыл читендә, яңа урамда басу янәшәсендә урнашкан. Рафис Гыйльманов куяннарны ит өчен асрый. Бер төн эчендә бар булган терлегеннән колак каккан. «Ашамаганнар да, ботарлап кына атканнар!» – дип ачынып сөйли ул. «Ябык капка астыннан кергәннәр, сарай ишеген тырмап, кимереп ачканнар», – ди ул.
    Сукбай этләр калган авыл халкына да тынгылык бирми, хуҗалыкларга зыян да сала икән. Розалия Хәйдәрова Мәләкәс авылында участок фельдшеры булып хезмәт итә. Бикләннән йөреп эшли. «Кич эштән җәяү кайтканда каршыга 3-4 эт очрап, кот алынган чаклар аз булмады! Күпме кешенең тавыкларын ботарладылар. Хәзер халык кош-кортларны көнозын саклап утыра», – ди ул. Зәрринә Гыймаҗиева балалар өчен борчыла: «Тиздән укулар башлана. Балалар өлкәннәрдән башка каядыр барырга да, кайтырга да шүрли. Этләрнең бит, тешләмәсәләр дә, арттан йөгереп килә торган гадәтләре бар. Ә бала курка. Бу курку кайчагында гомер буена җитә. 7-8 эт өере белән йөри. Кайберәүләре бозау кадәр!» – ди ул.
    Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та проблемадан хәбәрдар. «Биклән авылына «Ивушка», «Бытовик», «Бакчасарай» бакчачылык ширкәтләре якын урнашкан. Бакчачылар үз дачаларында этләр тоталар да, сезон тәмамлангач, калдырып китәләр. Хуҗасыз хайван ашарга эзләп кыргыйлана. Шунда үрчи. Үзенә һәм балаларына ашарга таба алмаган эт кешеләр арасына – авылга юл тота. Кызганыч, авылда да этләрен чыгарып җибәрүчеләр бар», – ди җирлек башлыгы.
    Район ветеринария бер-ләшмәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда ел башыннан 30 эт тешләү очрагы теркәлгән. Гамәлдәге закон нигезендә, иясез этләрне ату тыела. 2020 елның 1 январеннан «Хайваннарга карата җаваплы караш булдыру турында»гы федераль закон аларны приютларга урнаштырырга куша. Монда алар стерильләштерелергә һәм вакциналаштырылырга тиеш. Әлеге чаралардан соң 30 көн узгач, әгәр хайванның хуҗасы табылмаса һәм үз-үзен агрессив итеп күрсәтмәсә, закон нигезендә аны кире яшәү урынына кайтару каралган. Фәкать имгәнгән һәм авыру хайваннарны гына йоклату процедурасы каралган. Яңа закон буенча, артык агрессив булган сәламәт этләр гомерлеккә приютларда калырга тиеш. Әмма моның өчен бюджетта акча каралмаган. Бу вазифа тулысынча приют җилкәсенә төшә. 
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов сүзләренчә, әлеге закон нигезендә район башкарма комитеты махсуслаштырылган оешма белән муниципаль контракт төзегән. Хәзер махсуслаштырылган оешма район территориясендә планлы рәвештә бу эшчәнлекне башлады. 
     Биклән авыл җирлегенә килгәндә, Мансур Сәхбиев сүзләренчә, этләрнең бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүләре тагын да начаррак. Бүген Бикләндә куян бусалар, иртәгә аларның башка урында ризык эзләп йөрүләре мөмкин.

    / Рәфкать Билданов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: