Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эштә тәмәке тарткан кешеләрнең хезмәт хакын киметергә тәкъдим иттеләр

Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында алмалар салынган тәлинкәләр куярга кирәк дип саный.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә штраф һәм бүләкләү системасын кертеп, хезмәткәрләрнең тәмәке тартуы белән көрәшергә тәкъдим итте. Бу тәкъдим “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” программасында каралган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итәю 

Аерым алганда, тәмәке тартырга бүленгән вакытның күләмен исәпкә алып хезмәт хакын күпмегә киметергә кирәклеген ачыклау планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгы җәмәгать урыннарында алмалар салынган тәлинкәләр куярга һәм физик күнегүләр өчен махсус зона җиһазландырырга тәкъдим итә. Программа авторлары моны тәмәке тартуга алмаш була ала дип саный.

Реклама

Моннан тыш, ведомство оешма территорияләрендә тәмәке тартуны тыярга, гомуми кулланылыштагы урыннарны төтен детекторлары белән җиһазландырырга, ирекле медицина иминияте пакетына тәмәкедән баш тартуга ярдәм  итүне кертергә тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X