Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкә яраксызлык турындагы электрон документ 500дән артык тукайлыга бирелгән

Билгеле булганча, 2017 елның 1 июленнән Россиядә авыру сәбәпле эшкә вакытлыча яраксызлык турында электрон документлар бирүне күздә тоткан 86нчы федераль закон үз көченә кергән иде.

Болай эшләү, беренчедән, медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм эш бирүчеләрнең бухгалтерия эшчәнлеген тизләтә. Икенчедән, бу – пациентлар өчен дә уңайлы: табибны көтеп чират торасы, имзалар җыясы юк. Шулай ук, электрон документны бозып та, югалтып та булмый. Эшкә вакытлыча яраксызлык турындагы электрон документ аның элеккеге кәгазь варианты белән бертигез юридик көчкә ия.
Агымдагы елның 1 апреленнән район үзәк дәваханәсе дә электрон «больничныйлар» бирә башлады. Баш табиб Галим Сабирҗанов белдерүенчә, өч ай эчендә яңа төр документтан 500дән артык тукайлы файдаланган. «Пациентлар яңалыкка ияләшкәнче, элеккечә кәгазь белешмәләр бирү гамәлдән чыгарылмый. Ә инде бүгенгә кадәр электрон «больничныйлар»га күчәргә өлгермәгән оешмаларны бу эшне башларга чакырабыз», – ди районның баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев