Эшкә батыр, күңелләре матур Хәсәновлар ятим баланы да үзләренеке итеп үстерде
Безнең тормышыбызда гаилә кыйммәтләре борын-борыннан һәрчак беренче урынга куела. Тик ата-бабадан мирас булып калган изге гореф-гадәтләрне саклыйбызмы соң? Тугыз ай буе йөрәге астында күтәреп йөртеп, якты дөньяга китергән сабыен чүп савытына ташлаган, чит-ятларның ишеге төбендә калдырып киткән аналар, ата-аналарын картлар йортына тапшырган каты бәгырьле балалар турында укып та, ишетеп тә беләбез. Әти-әниле килеш ятимлеккә дучар ителгән сабыйлар белән балалар йортлары тулган. Югыйсә, иң авыр заманнарда, хәтта сугыш елларында да, безнең халык үз балалары янына сукбай, ятим балаларны да сыендырып яшәгән.
Шунысы куанычлы – арабызда ихлас күңелле, мәрхәмәтле, риясыз, изге гамәлләр кылырга атлыгып торучы кешеләр дә бар. Алар белән бер очрашып сөйләшү генә дә күңелдә яктылык тудыра.
Шундый гаиләләрнең берсе – Таулар авылында яшәүче Хәсәновлар гаиләсе. Бу эшсөяр гаилә өч бала тәрбияләп үстерде. Шуңа өстәп, Алабуга ятимнәр йортыннан биш яшьлек бала алып, үз гаиләләренә сыендырулары олы вакыйга булды безнең өчен.
Ятим баланы сыендыру, гаилә җылысы бирү өчен, иң беренче чиратта, киң күңелле, сабыр холыклы булу кирәк. Ата-ана, туганнар җылысына сусаган ятим балалар өчен тату гаиләгә эләгү – олы бәхет ул. Даниил беренче көнне үк Гүзәлия белән Әзһәр абыйга әти-әни дип әйтә башлый. Яхшы тормыш, кайгыртучан ата-ана, гаиләдәге аннан өлкәнрәк өч бала Даниилга яңа урынга күнегеп китәргә зур этәргеч булгандыр.
Яхшылап сөйләшә дә, ашый да белмәгән баланы яшәргә өйрәтү бик җиңел булмагандыр аларга. Әмма тырышлыклары бушка китмәгән: бүгенге көндә Даниил сүз тыңлаучан, тәрбияле, эшчән, күркәм егет булып үсеп җитте. Сөбханаллаһ күз тимәсен! Әтисе, абыйлары Илфат һәм Алмаз белән бергәләп басуда җир эшкәртәләр, салам-печән әзерлиләр, фермада әниләре, апалары белән сыерын да сава, трактор, машина да йөртә белә ул, Чаллыда шоферлыкка да укый.
– Бала тәрбияләү – авыр хезмәт, сабырлык кирәк, – ди Гүзәлия апа. – Даниилым бик нечкә күңелле, мәрхәмәтле. Азрак авырып торсам да, хәлләремне сорап, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торучы бала, – дип сөйләде ул.
Хәсәновларның фермер хуҗалыгында бөтен гаиләгә дә эш җитәрлек: 500 гектардан артык җире, 40 баштан артыграк мал-туары булган гаилә башлыгы Әзһәр абыйның тырышлыгына, хезмәт сөючәнлегенә таң калырлык. Эшле кешенең ашы да була. Гаилә ел әйләнәсе ит, сөт ризыклары белән тәэмин ителгән, яшелчә, җиләк-җимештән өзелеп тормыйлар. Бу гаиләдә балалар ипекәйнең, хәләл ризыкның авыр хезмәт белән табылганын белеп-күреп үсәләр. Чөнки әлеге муллыкны тудыруда үзләре дә катнаша, кечкенәдән эш сөйгән бала тормыш итәргә өйрәнә. Ун елдан артык Хәсәновлар гаиләсендә тәрбияләнгән Даниил киләчәктә, әти-әниләре үрнәгендә киң күңелле, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга шәфкатьле һәм ярдәм кулы сузучан кеше булыр, Аллаһ боерса. Ятим балага гаилә җылысы биргән, аларның күшеккән күңелләрен ягымлы карашлары белән җылыткан Гүзәлия һәм Әзһәр Хәсәновларга да бу саваплы эшләре изгелек булып кайтыр.
Фото Флүзә Сәлимова тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев