Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшчәнлекләре җәмгыятьнең барлык өлкәләрен колачлый

Прокуратура хезмәткәрләре hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу уңайдан без район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Айрат Галимәрданов белән узган ел нәтиҗәләре турында әңгәмә кордык.

– Айрат Фәритович, район прокуратурасында бүген ничә хезмәткәр эшли?
– Безнең коллективта тәҗрибәле белгечләр хезмәт куя, шулай ук яңа гына эшли башлаган хезмәткәр бар. Барлыгы 8 кеше. Шуларның алтысы – оператив состав хезмәткәре, бер белгеч hәм шофер. 

– Эшчәнлегегез турында сөйләгез әле?
– Төрле хокукый-норматив документларда коррупция факторлары булдырмауга юнәлтелгән экспертизалар үткәрү, дәүләт органнары хезмәткәрләренең эш хакы, милек турындагы белешмәләрен тикшерү, салымга кагылышлы закон таләпләренең үтәлеше – болар барысы да прокуратура хезмәткәрләре күзәтчелегендә. Безнең эшчәнлек җәмгыятьнең барлык өлкәләрен колачлый, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклый, дәүләт бөтенлеген саклый. Россия Федерациясе законнарының тиешенчә үтәлешен контрольдә тоту, гражданнарның хокукларын яклау – безнең төп бурычыбыз. 

– Бәйрәмегезне нинди күрсәткечләр белән каршы алдыгыз?
– Узган ел район территориясендә 479 җинаять теркәлде. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,3 процентка күбрәк. Җинаятьләрнең 82,2 проценты ачылды. Прокурор тикшерүләре закон бозуның 609 очрагын ачыклады, аларны төзәтү өчен 114 протест чыгарылды. Судка 62 дәгъва хаты (24902 мең сумлык) җибәрелде, алар буенча 220 күрсәтмә бирелде. 181 кеше – дисциплинар, 6 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.

– Тукай районы республиканың башка районнарыннан нәрсә белән аерыла?
– Бездә 40 меңнән артык кеше яши. Җәй көннәрендә бакчалык ширкәтләрендә ял итүчеләр белән бергә аларның саны 140 меңнән арта. Үзенчәлеге – без Яр Чаллы кебек эре шәhәргә якын урнашкан бердәнбер район. Шәhәр прокуратурасы белән дә без тыгыз эшлибез. Безгә тукайлылар гына түгел, шәһәр халкы да килә. Аларны кире бормыйбыз, мөрәҗәгатьләрен кабул итеп, шәһәр прокуратурасына юллыйбыз. Мисал өчен, 61 мөрәҗагатьнең 30ы шәhәрдә яшәүчеләрнеке. 

– Авылларда коррупция бармы?
– Әйе, 2018 елда районда ришвәтчелекнең 11 очрагы теркәлде. Мисал өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләренә вак ришвәт бирү фактлары буенча судка 3 эш җибәрелде. Суд карары буенча, гражданнарга 6 мең сум күләмендә штраф салынды. Тагын бер мисал – 50 мең сумга якын акча үзләштергән өчен бер бакчачылык ширкәте рәисе ике елга шартлы хөкемгә тартылды. Шулай ук авыл җирлекләрендә урман җирләрен үзләштерү очраклары теркәлде.

– Районда иң тынычсыз авыл җирлеге нинди?
– Җинаятьчелек киң таралган Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле авыл җирлекләрен билгеләп үтәр идем. 

– Район халкы нинди очраклар белән еш мөрәҗәгать итә?
– Төп сорауларның берсе – законсыз бүлеп бирелгән муниципаль милектәге җирләрне дәүләткә кире кайтару. Узган ел урман фонды җирләрен кире кайтару буенча район прокуратурасы тарафыннан 47 гариза судка җибәрелде. Нәтиҗәдә 24 млн сумлык 18 гектардан артык җир, шулай ук су фондының 5 җир участогы кире кайтарылды. 

– Торак-коммуналь хезмәтләр эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз?
– Бу өлкәдә 13 хокук бозу очрагы ачыкланды, закон бозуларны бетерү турында 12 күрсәтмә кертелде. Аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча вазифадагы 6 зат дисциплинар җаваплылыкка, прокурор карары буенча вазифадагы 1 зат административ җаваплылыкка тартылды. 2019 елның 1 гыйнварына ТКХ оешмаларының халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы бурычлары 7913 мең сум тәшкил итә. Бурыч җыелуның сәбәпләре – коммуналь хезмәтләр өчен халыкның вакытында түләмәве. 

– Социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның хокуклары ни рәвешле яклана?
– 2018 елда инвалидлар һәм өлкәннәр хокукларын яклау өлкәсендә 36 хокук бозу ачыкланды, 3 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз керү өчен инвалидларга шартлар тудыру буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең үтәлеше тикшерелде. Әйтик, тикшерү барышында Кнәз авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына, Бәтке, Кнәз, Мәләкәс, Яңа поселогы, Теләнче Тамак мәктәпләренә керү юлының пандус һәм тотынгычлар белән җиһазланмавы ачыкланды. 

Рафкать Бильданов фотосы.

– Айрат Фәритович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәткәрләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
– Форсаттан файдаланып, барысына да саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, башкарган эшебездә сабырлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев