Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш хакын тоткарласалар нишләргә?

Гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән күренгәнчә, хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләмәү очраклары кабатланып тора. Айга бер генә мәртәбә генә бирүчеләр дә бар.

РФ Хезмәт Кодексының 136нчы статьясы нигезендә, хезмәт өчен ким дигәндә айга ике мәртәбә түләнергә тиеш. Аның бирү көннәре коллектив килешү һәм хезмәт килешүе нигезендә билгеләнә. Аванс түләмәү шулай ук хезмәт хакын тоткарлау дигән сүз.

РФ Хезмәт Кодексының 142, 236, 237 статьялары нигезендә, эш хакын вакытында алмаучы хезмәткәр акчаны тоткарлаган өчен һәм мораль зыян өчен компенсация алуга хокуклы.  Хезмәт өчен түләү 15 көннән артыграк вакытка тоткарланса, хезмәткәр акчаны түләгәнчегә кадәр эшен туктата ала. Бу турыда ул хезмәт бирүчегә язма рәвештә алдан хәбәр итәргә тиеш. Шуның өстенә, бу чорда хезмәткәрнең эш урынында булмавына карамастан, аның уртача эш хакы саклана.

Әмма түбәндәге очракларда эшне туктату тыела:

– хәрби яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгән чорда;

– Россия Федерациясе Хәрби Көчләре оешмаларында, авария-коткару, эзләнү-коткару, янгыннан саклау хезмәтләрендә, хокук саклау органнарында,  стихияләрне, гадәттән тыш хәлләрне бетерү вакытында.

– дәүләт хезмәткәрләренә;

– җитештерүнең куркыныч төрләренә хезмәт күрсәтүчеләргә;

– тормыш һәм яшәешне тәэмин итү белән бәйле һөнәрләрне башкаручыларга (электр энергиясе, җылылык, су, газ белән белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү);

Хезмәт хакын тоткарлаганда түләнә торган компенсация күләме календар көннәрдән исәпләнә. РФ Хезмәт Кодексының 236 статьясы нигезендә, чираттагы ялга чыкканда, эштән киткәндә эш бирүче түләүне вакытында башкармаган очракта, хезмәткәр шулай ук компенсация алырга хокуклы.

Әгәр эш бирүче хезмәт хакын яки аны тоткарлаган өчен компенсацияне түләми икән, хезмәткәр хезмәт инспекциясенә, судка, прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. 

/ Гөлназ Таипова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев