Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эремчек ашагыз, йөрәгегез сәламәт булыр!

Лео Бокерия шундый киңәш бирә.

Атаклы кардиолог Лео Бокерия иртәнге ашның әһәмияте турында сөйли.

Күп кешеләр иртәнге аш әзерләүдә хаталар ясый, ди ул. Иртәләрен безнең организм калорияле азыкка мохтаҗ түгел әле.

Табиб уянганнан соң ук ашарга керешмәскә кирәк дигән фикердә. Чөнки организмның барлык системалары да тиз арада "уянмый". Ягъни тору белән ризыкны кабул итәргә һәм үзләштерергә әзер түгел. Күпмедер вакыт үтәргә тиеш.

Бокерия фикеренчә, иртәнге аш йөрәккә һәм кан тамырларына турыдан-туры йогынты ясый. Бу уңай йогынты булсын өчен иртәнге аш нәрсәдән торырга тиешлеген ачык күзалларга кирәк. Күпләр күнеккән ризык - югары колорияле бутербродлар, иртәнге аш була алмый, дип дәлилли Лео Бокерия.

Кайберәүләр иртәдән тиз пешә торган ботка ашый. Беренче карашка, ботка - бик яхшы. Ләкин монда кайбер җитешсезлекләр бар. Тиз пешерүче боткаларда шикәр бик күп. Табиб фикеренчә, иртәнге аш холестерин күтәрелүгә китерергә тиеш түгел. Димәк, гади ярмадан пешерелгән боткага өчтенлек бирергә кирәк.

Шулай итеп, танылган доктор фикеренчә, идеаль иртәнге аш - йогурт белән эремчек. Әлбәттә, ике компонент та табигый, ясалма ароматизаторлар һәм өстәмәләрсез булырга тиеш. Бу ризыкларга шикәр өстәмәсәң яхшырак.

Фото: sunhome.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев