Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элвин Грей: «Нишләп мин монда юк?»

Танылган, яшь җырчы Радик Юльякшин – Элвин Грей узган атнада Чаллыда берничә көн дәвамында концерт куйды. Тамаша шыгрым тулы залларда үтте. Заманча рухта иҗат итүче җырчыны өлкәннәр дә үз итә. Яшьләр аның концертында урыннарында утырып тора алмыйлар – бииләр, кушылып җырлыйлар, залдагы көчле энергетика һәркемнең күңеленә канат куя.

Элвин Грей элегрәк башкарган татар хитларын үзенчәлекле, заманча аранжировка белән башкарып танылды. Аның башкаруында «Уфтанма», «Бәхетемнең йозагы», «Мин сине ташламам», «Ашкына гомер», «Елама-ярсыма», «Ай-ли җанашым» дигән җырлары аеруча популяр булып китте. Безнең «Якты юл» газетасының Мәскәүдә яшәп иҗат итүче бу талантлы егет белән аерым мөнәсәбәт. Ул башкарган «Чәкчәк» җыры «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесенең гимны булды. Безнең осталарыбыз шул җыр астында сәхнәгә чыгып үзләрен тәкъдим иттеләр, чәкчәкләрен күрсәттеләр.
Җиңүчеләребезне шул тылсымлы көй астында игълан иттек, котладык, бүләкләдек. Әлбәттә, аның белән очрашуда җырчының үзенә дә Тукай районында шундый матур бәйге үтүе турында хәбәр иттек. Радикка без Чаллы шәһәренең танылган фотографы Рифкать Билдановның бәйрәм мизгелләрен туплаган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» китабын бүләк иттек. Җырчыга ул ошады, кызыксынып карады һәм беренче сүзе «Нишләп мин монда юк соң?» булды. Тукай районы җитәкчеләренең чәкчәк бәйрәмен киләсе елда тагын да зурлап – Кама аръягы төбәге районнары арасында уздырырга теләве дә күңеленә хуш килде аның. Бу матур бәйрәмне күрәсе килүен җиткерде.
Бәйгенең көне төгәл билгеле булгач, һичшиксез, хәбәр итегез, диде. Без Элвин Грейның коллективын Тукай районы чәкчәге белән дә сыйладык. Бик күркәм мактау сүзләре әйттеләр алар. Безнең белән очрашканнан соң үтә дә яхшы кәеф белән сәхнәгә чыктылар.

Рифкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев