Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Елларым минем – байлыгым минем» 

Мәдәният йортының фойесында ук мөхтәрәм кунакларны – тыл, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы каршы алды. Кичә ачылышында барлык кунакларны бәйрәм белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова тәбрикләде.

Тамара Ивановна хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерде. Шулай ук котлау сүзләрен җирлекнең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова җиткерде. Алга таба өлкәннәр алдында мәдәният йортында эшләп килүче иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Умырзая» хореографик коллективы һәм «Энҗе» бию студиясе шәкертләре тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Ветераннарга үзләренең җырларын Илһам Байгулов, Ландыш Рәхмәтуллина, Вероника Цитркоп, Ләйсән Абражеева, Фирдәүс Вәлиев, Елгуджа Дилебашвили бүләк иттеләр. Дамир Әбсәләмовның шигыре дә бик ошады. Кунаклар арасында җырга-моңга кушылучылар, биючеләр дә булды. Бәйрәм кичәсе өстәл артында күмәк чәй эчү белән тәмамланды, – дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев