Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр җиһазларының төзексезлеге сәбәпче

8 мартка каршы төндә һәм шул ук көнне кичке сәгать 6да районда ике янгын теркәлде.

Беренче очрак – Мусабай Заводта. Биредә сип-панельдән төзелгән йортка ут каба. Комсомолец поселогыннан һәм шәһәрдән сүндерүчеләр килеп җиткәнче бинаның бер өлеше янып бетә. Мусабай Заводның үзендә янгын сүндерү машинасы бар-барын, ләкин кыш көне ул эшкә ярамый, чөнки аны сакларга җылы гараж юк. Ут чыкканда йортта беркем дә булмый, ул җәй көне генә файдаланыла торган була. Янгынның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавы. 
Мәләкәс авылында чыккан янгында иске, инде кеше яшәми торган торак тулысынча янып бетә. Хуҗалар көздән генә ул торактан алты метр ераклыкта гына урнашкан яңа өйгә күченгән булалар. Бәхеткә, яңа йортка зыян килми. Хуҗаның сөйләвенчә, кичке сәгать 6ларда өйдә ут сүнә. Ул иске өй эченең төтенгә күмелүен, электр щитыннан очкыннар чыгуын күреп ала. Хуҗа шунда ук 112 хезмәтенә шалтырата. Сүндерүчеләр бинаны коткарып кала алмыйлар. Монда да янгын чыгуга электр җиһазларының төзексезлеге сәбәп була, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.

Фото Илнар Мифтаховтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев