Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елан очраса нишләргә?

Соңгы вакытта кешеләрнең еланнарга тап булуы турындагы хәбәрләр ешайды. Елан чагудан ничек сакланырга? Чаккан очракта нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләмәскә? 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 10 тәкъдим җиткерә.
1. Әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булыгыз. Әгәр дә елан очрату ихтималы бар икән, бик күзәтүчән булыгыз. Әйтик, җәяүле сәфәргә чыксагыз, туристлар йөри торган сукмаклардан тайпылмаска тырышыгыз. Андый сукмакларда да елан очрарга мөмкин, әмма сирәгрәк. Биек куе үлән арасында йөрмәгез. Күп кенә төр еланнар үлән арасында яшеренергә бик ярата. Алар шулай ук таш һәм бүрәнә асларына кереп ятарга ярата, андый урыннарны узганда сак булыгыз. Як-ягыгызны күзәтегез. Таулы-ташлы урыннарга кулыгыз белән таянганчы игътибар белән карагыз.
2. Тыныч булыгыз. Әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булуыгыз сезне елан белән очрашудан сакларга мөмкин, әмма һәрвакытта да түгел. Әгәр инде юлыгызда елан пәйда булган икән, аның агулы угыннан сакланып калу өчен берничә киңәшне тоту кирәк булачак. Беренчедән, каушап калмагыз. Елан ягына таба кискен хәрәкәтләр ясамагыз, аны куркытмагыз. 
3. Китегез. Елан белән очрашуда иң нәтиҗәле ысулларның берсе – һөҗүмгә юл куймау һәм аның яныннан китү. Әгәр юлыгызда елан очратсагыз, тыныч кына үтеп китү, урап узу ягын карагыз. Исегездә тотыгыз: еланнарның күпчелеге кеше белән янәшә булуны яратмый. Үз ишегалдыгызда яки бакчагызда күрсәгез дә, аны тотарга тырышмагыз. Мөгаен, ул сезне күргәч, үзе дә качар. 
4. Каты тавышлар чыгарыгыз. Еланның колаклары юк, ләкин ул вибрацияләргә бик сизгер. Каты тавыш, мөгаен, еланны тынычрак урынга качарга мәҗбүр итәр. Тавышыгызны арттырыгыз. Аякларыгыз белән каты басыгыз. Шулай ук берничә таякны бер-берсенә бәреп карарга була.
5. Коткыга бирелмәгез. Кайчагында елан белән «бәрелеш»тән котылып калу мөмкин түгел. Кызганычка каршы, чагулар дә була. Әгәр сезне яки юлдашыгызны елан чакса, түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк.
Елан чаккан кеше үз-үзен тыныч тотарга тиеш. Мондый очракта тынычлыкны саклап калу кыен булырга мөмкин, әмма ул, һичшиксез, бу ситуациядә ярдәм итәчәк. Хәрәкәтләнергә кирәкми, юкса агу тәнгә тизрәк таралачак. 
Кайчагында еланның чагу-чакмавын ачыклау да кыен. Елан чакканнан соң була торган билгеләрне тикшерегез. Бәлки сез теш эзләрен яки җәрәхәтнең шешеп торуын күреп алырсыз. Бизгәк, баш әйләнү һәм хәлсезлек тә симптомнар булып тора.
6. Һәрвакыт әзер булыгыз. Табигатькә чыкканда, бигрәк тә җылы җәйге айларда, сез теләсә кайсы вакытта елан белән очраша аласыз. Шуңа күрә беренче ярдәм күрсәтү өчен дарулар алыгыз. Төп кирәк-яраклар һәрвакыт яныгызда булсын. Җыелмада компрессион бинт, бактерияләргә каршы мазь һәм марля булырга тиеш. Шулай ук беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр язылган брошюралар алырга кирәк. Шешәләргә тутырып күп итеп су алыгыз. Су елан тешләгәннән соң организмның сыеклык балансын саклау һәм җәрәхәтләрне юдыру өчен кирәк була.
Үзегез белән телефон йөртегез, сезне яки яныгыздагы кешене елан чакса, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
7. Беренче ярдәм күрсәтегез. Елан чакса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр зыян күрүчене медицина учреждениесенә кичекмәстән илтү мөмкинлеге булмаса, аңа беренче ярдәм күрсәтелергә тиеш. Җәрәхәт тирәсен кием-салымнан, бизәнү әйберләреннән арындырыгыз. Бу шеш булдырмаска ярдәм итәчәк. Җәрәхәтне суда чылатылган чиста чүпрәк белән сөртегез. Ярага суны кискен агызмагыз. Аяк-кулга, җәрәхәтләнгән урыннан ун сантиметр өстәрәк, компрессион бинт салыгыз. Бинтларны тыгыз итеп, ләкин артык кысмыйча бәйләгез. Жгут куймагыз. Агуны авызыгыз белән суырмагыз.
8. Квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. Елан чаккан очракта, профессиональ ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәтта яра зур түгел дип уйласагыз да, табиб белән киңәшләшегез. Бәлки сезгә ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булыр. 112 номеры буенча шалтыратыгыз. Диспетчер сезгә якындагы хастаханәнең адресын әйтәчәк, яки сезгә ашыгыч ярдәм җибәрәчәк. Табиб яки операторга нинди төр елан чакканын әйтергә тырышыгыз. Әгәр дә белмәсәгез, аның тышкы кыяфәтен сурәтләргә тырышыгыз. Елан чаккан кешегә агуга каршы дару кадарга кирәк.
9. Кара еланнарга якын килмәгез. Кара елан беренче булып һөҗүм итми, ләкин өстенә бассаң, агрессия көтәргә була. Кара еланның агуы авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
10. Еланнан арыныгыз. Елан белән очрашканда иң яхшысы – аны тынычлыкта калдыру. Әгәр дә еланны ишегалдында тапсагыз, куып җибәрү өчен, аңа бакча шлангыннан су сиптерегез. Моны эшләгәндә үзегез ераграк торыгыз.
Еланны өй эчендә тапсагыз, аны бер бүлмәгә бикләп куегыз. Әгәр дә аның куркыныч түгеллеген беләсез икән, еланны тоту өчен җилемле тозак куярга, ә аннары аны иреккә чыгарырга була.
Әгәр елан өегезгә керсә, 112 номерына шалтыратыгыз. Диспетчерга барысын җентекләп сөйләгез, ул ситуациягә карап карар кабул итәчәк.
Белешмә өчен:
Татарстанда еланнарның дүрт төре яши: тузбаш, бакыр елан, кара елан һәм дала еланы.
Дала еланы һәм гади кара елан, бакыр елан Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

/ Фото ТР Биоресурслар комитеты тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев