ЭКО-отряд «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты
Бу көннәрдә республикада, шул исәптән районда да «Татарстанның чиста урманнары» акциясе бара. Әлеге чара бездә инде матур гадәткә әверелеп килә. Табигатьне саклау чарасында урманчылар белән берлектә мәктәп укучылары да катнаша. Әйтик, Кече Шилнә мәктәбенең ЭКО-отряд вәкилләре 12 сентябрь көнне урман территориясен жыештырдылар hәм 50 төптән артык зәңгәр чыршы агачлары утырттылар.
Республика территориясенең санитар-экологик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән бу акция гадәттәгечә быел да 8-14 сентябрь көннәренә туры китерелде.
– Атналыкта агачлар утырту, урманнарны көнкүреш калдыкларыннан чистарту, урман чатырларын төзекләндерү hәм мәгълүмат щитларын урнаштыру кебек мөhим эшләр башкарабыз, – дип аңлатты Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин. Шулай ук мәктәпләрдә, балалар бакчаларында агачлар утыртылуын, «Урманнарны саклау», «Табигатьне ярат», «Янгыннар» дигән темаларга лекцияләр үткәрелүен дә әйтеп узды ул.
– Бүгенге көндә район территориясендәге 12 590 гектар урманны дүрт урманчылык карый. Бүген районның Алабуга урманчылыгына керүче 120нче hәм 130нчы квартал территорияләрен тәртипкә салырга булдык, – дип каршы алды безне Ирек Сафин.
Бирегә үз теләкләре белән Калмаш, Кече Шилнә авыллары халкы hәм Кече Шилнә мәктәбенең ЭКО-отрядка йөрүче укучылары да килгән иде.
Балалар тиз арада эшкә керештеләр, урман территориясендә аунап яткан чүп-чарны, капчыкларга тутырып, йөк машинасына төяделәр, аннары Тогаево чүплегенә озаттылар. Барлыгы җиде кубометрлап чүп җыелган иде. Аннары Ирек Сафин җитәкчелегендә урман территориясендә hәм Кече Шилнә мәктәбе участогында зәңгәр чыршы үсентеләрен утырттылар.
– Безнең ЭКО-отрядка барлыгы 12 бала йөри. Алар барысы да табигатьне яратучы, тырыш hәм эш сөючән укучылар, – дип сөйләде бирегә килгән отряд вәкилләре турында Кече Шилнә мәктәбе директоры урынбасары Илгина Дәүләтова. – Бу укучылар мәктәп участогын, урманны тәртиптә тотып кына калмыйлар, авыл чишмәcен, hәйкәлне карарга булышалар, дару үләннәре җыярга ярдәм итәләр, – дип әйтеп үтте ул.
– Балалар белән урманга еш чыгабыз. Гадәттә, экологиягә кагылышлы уеннар, интерактив бәйгеләр оештырыла. Шулай ук урманда юнәлеш табарга, кыенлыкларны кичәргә өйрәнәбез, янгын сүндерү күнекмәләрен искә төшерәбез. Аннары бергәләп саф hавада утырып тамак ялгыйбыз hәм, әлбәттә инде, үзебезнең арттан бер чүп тә калдырмыйча, урманны җыештырып кайтабыз. Менә шулай итеп укучыларда табигатькә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбиялибез. Бүгенге акциядә дә без нәкъ шушы максатларны күздә тотып катнашабыз, – дип өстәде директор урынбасары.
Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы Ирек Сафин табигатькә битараф булмаган, аны саклауга зур өлеш керткән ЭКО-отряд укучыларына hәм акциядә катнашкан барлык райондашларга зур рәхмәтен белдерде. Киләчәктә дә бергәләп эшләп, районны тагын да матуррак hәм чистарак итәргә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев