Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эдуард Николаев өченче тапкыр рәттән "Дакар" йөк машиналары зачетында җиңде

Икенче урынны Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге тагын бер Татарстан экипажы алды.

Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары зачетында "Дакар"-2019 ралли-рейдында җиңүче булды. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Кичә, пәнҗешәмбе көнне, узышның унынчы - йомгаклау этабы узды. Йомгаклау классификациясендә икенче урынны "КАМАЗ-Мастер"ның тагын бер вәкиле Дмитрий Сотников алды. Өченче урынны Голландияле Жерар де Рой (Iveco) яулады. 

Реклама

Бу этапны голландияле Тон ван Генугтен (Iveco) отты, чех Алеш Лопрайс – икенче, Дмитрий Сотников өченче килде. Унынчы этапта Николаев экипажы алтынчы нәтиҗәне күрсәтте. Тик алдагы җиңүләре аңа йомгаклау җиңүче өчен җитте.

Шул рәвешле, Эдуард Николаев пилот буларак "Дакар"ның дүрт тапкыр җиңүчесе булды (2013, 2017, 2018, 2019 еллар). Тагын бер тапкыр (2010 ел) ул, команданың хәзерге җитәкчесе Владимир Чагин экипажы составында механик буларак, ралли-рейдның триумфаторы булды.

  • Хәзер Николаев экипажы составына штурман Евгений Яковлев һәм механик Владимир Рыбаков кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X