Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчә белмәсәң, су яман шешкә китерә

Иртән торгач, бер стакан су эчеп куярга кирәклеге хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. Әмма аны дөрес итеп эчмәгәндә, организмда яман шеш барлыкка килүе ихтимал.

Кытай галимнәре әлеге җәһәттән тикшеренүләр үткәргән һәм аның нәтиҗәләре белән уртаклаша.
Иртән торгач, су эчү кирәк, әлбәттә. Тик аны дөрес итеп эчә белү зарур. Суны күп һәм тиз итеп эчү ярамый. Аның күләме 150 миллилитрдан артмаса, яхшы.
Суны тиз генә эчкәндә, йөрәккә кинәт кенә зур йөкләнеш барлыкка килә, чөнки су канны сыеклый. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга болай эшләү бөтенләй куркыныч: йөрәк өянәге ябырылуы мөмкин.
Моннан тыш, ач карынга күп итеп су эчү ашказаны эшчәнлеген бозуы ихтимал. Гел бу гадәтне куганда, ашказаны авырулары килеп чыгуын көт тә тор.
Кайнар су эчү ( 65 градустан кайнаррак) яман шеш авыруы китереп чыгара.
Су суык булса да, файдага түгел.
Организм өчен бүлмә температурасындагы су хәвефсез булып санала.

Фото: u24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев