Якты юл
  • Рус Тат
  • Дусларча очрашу

    15 июньдә Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә дә Сабантуй узачак.

    Традиция буенча, Тукай районы да аны оештыруда катнаша. Делегацияне район башлыгы Фаил Камаев җитәкләячәк. Бәйрәм кунаклары алдында районыбызның сәхнә осталары чыгыш ясаячак, төрле уеннар һәм ярышлар оештырылачак. Мондый мәдәни алмаш безнең республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм милли традицияләрне тарихи Ватаннан еракта да саклап калырга ярдәм итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: