Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт полосалы юл булачак

М-7 “Волга”федероаль юлын реконструкцияләү Татарстанның Тукай һәм Минзәлә районнары чикләрендә дәвам итәчәк. Яр Чаллы шәһәре аша үтүче һәм төзелеп килүче Мәскәү-Казан-Еатеринбург трассасының дәвамы булачак 1070-1102 км юл участогын төзү эшләре Россиянең баш дәүләт экспертизасында килешенде.

“Волга” - М-7 юнәлеше буенча тизйөрешле дүрт полосалы юл сузылачак. Татарстанда торак пунктлар территориясендә М-7 участоклары реконструкциядән соң беренче класслы магистраль шәһәр юллары категориясенә туры киләчәк", - дип хәбәр итте Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы комплекслы тикшерүләр үткәрү бүлеге баш белгече Ирек Сабиров.


Проектта шулай ук ике юлүткәргеч, сигез җәяүлеләр кичүе һәм Ашпалинка елгасы аша күпер төзү каралган. Машина буенда юл шавыннан саклагыч биек коймалар урнаштырылачак.


Юл төзелеше зонасында территорияне әзерләү этабында югары вольтлы линияләрне, югары басымлы магистраль газүткәргечләрне яңадан торгызылачак, дип хәбәр итә Баш дәүләт экспертизасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев