Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думада мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Интернет дәрес үткәрергә комачаулый һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, ди депутат Иван Сухарев.

Россия Дәүләт Думасында мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Депутат Иван Сухарев шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Парламентарий мәгариф министры Ольга Васильевага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Сухарев фикеренчә, интернет дәрес үткәрергә комачаулап кына калмый, балаларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый.

Европада мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны тыю буенча тиешле чаралар күрәләр. Аерым алганда, Франциядә мәгариф учреждениеләрендә Wi-fiны тыю турындагы законны 2015 елда ук кабул иткәннәр, дип искәртә депутат.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев