Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт җирлек өстәмә финанслауга заявка бирә ала

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә үзара салым акчаларын җыю мәсьәләсенә кабат тукталдылар.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиеваның дүшәмбе көнгә мәгълүматлары буенча, дүрт авыл җирлегеннән – Борды, Мусабай Завод, Иштирәк һәм Калмиядән акчалар тапшырылып беткән. Алар хәзер республикадан өстәмә финанслар алуга заявка бирә ала. Болардан кала, Боерган авыл җирлегендә үзара салым акчасын халыкның 80 проценты, Иске Абдулда – 73, Күзкәйдә 64 проценты тапшырган. Шәһәр яны авыллары өчен иң яхшы күрсәткеч Круглое Поле җирлегендә. Аларда салым җыю 59 процент тәшкил итә. Биклән, Мәләкәс, Кече Шилнә җирлекләрендә күрсәткечләр түбән. Мәләкәс җирлеге күрсәткечен Иске Җирекле нәтиҗәләре түбәнәйтә, диде җирлек башлыгы Валентен Артемьев. Соңгы вакытта бу авыл өчен бик күп эшләр башкарылса да, халык акчаны тапшырырга теләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев