Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансеризация үтү өчен бер көн түләүле ял бирелә

Федераль Закон нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Хезмәт Кодексына өстәмәләр кертелде. Аның кысаларында хәзер диспансеризация үтү өчен хезмәткәргә бер көн түләүле ял бирелә. Диспансеризация өч елга бер мәртәбә үткәрелә. 

Пенсионерларга һәм пенсия яше алдындагыларга (5 ел кала) аерым шартлар каралган. Алар ел саен ике көн түләүле ял ала ала. 
Медицина күзәтүе узган вакытта хезмәткәрнең эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана. 
Диспансеризация үтү өчен эштә гариза язарга һәм көнен эш бирүче белән бергәләп килешергә кирәк, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев