Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дин әһелләре Донбасска барды

Узган атнада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Донбасста булып, анда Россиядә исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган очрашу уздырдылар.

Чарада якташыбыз, Тукай районы мөхтәсибе Инсаф Хәзрәт Сәүбанов та катнашты, ул бу төбәктә дини тормышны торгызу инициативаларын актив рәвештә хуплый.

Очрашу барышында делегация җирле мөселманнар юлыга торган кискен проблемалар, аерым алганда, квалификацияле дини кадрлар җитмәү турында фикер алышты. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин җирле имамнарны әзерләү буенча тырышлыкларга карамастан, алар әле дә җитәрлек түгел, дип билгеләде. Моңа җавап итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без җирле татар балаларын үзебезнең мәдрәсәләрдә укытырга һәм җәмгыятькә хезмәт итсен өчен, аларны кире кайтарырга әзер», – дип тәкъдим итте. Инсаф Хәзрәт Сәүбанов, Тукай районы мәнфәгатьләрен яклап, үз чиратында татар халкының рухи тормышын ныгыту һәм мәдәни мирасын саклау өчен мондый инициативаларның мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, яшьләрне укыту һәм аларны туган җирләренә кайтару – җирле җәмгыятьне торгызу һәм үстерү өчен ачкыч.

Делегация эшлекле сәфәре вакытында дини әдәбият һәм хәләл азык-төлектән торган гуманитар ярдәм дә тапшырды. Җирле халыкка ярдәм итүдә бу – мөһим адымнарның берсе.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча ТР мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин җирле халык һәм имамнар белән аралашу аларның ихтыяҗларын һәм өметләрен яхшырак аңларга ярдәм итте, дип билгеләп үтте.

Әлеге сәфәр делегация өчен генә түгел, ә Донбасс мөселман җәмгыятен торгызуда һәм аңа ярдәм итүдә актив катнашкан бөтен Тукай районы өчен дә мөһим вакыйга булды дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев