Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диктант яздык

Узган шимбәдә тукайлылар «Тоталь диктант-2019» дип аталган бөтенроссия акциясенә кушылды. Чарада катнашучылар диктант язды, үз белемнәрен тикшерде.

Чара Бәтке мәктәбендә узды. Диктант язарга район авыл җирлекләреннән укытучылар, әти-әниләр, югары сыйныф укучылары һәм, гомумән, теләгән һәркем килде. Барлыгы 96 кеше үз белемен тикшерде. Иң яшь катнашучыга – 13, иң өлкәненә 60 яшь иде.
Акциядә катнашучылар арасында социологик сораштыру үткәрелде. Диктант язучыларга махсус бланклар, ручкалар бирелде. Аларга акцияне оештыручыларның видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Шуннан соң катнашучылар диктант язуга кереште. Диктант Максим Горькийның «На дне» дигән пьесасыннан алынган өзек буенча иде. Аны диктант өчен язучы, журналист Павел Басинский әзерләгән.
– Быел диктант язу уналтынчы тапкыр уза. Гадәттәгечә, бер көндә ил белән языла ул. Мин шәхсән «Тоталь диктант» акциясендә берничә ел рәттән катнашам. Беренчедән, узган елга караганда үсеш бармы яки юкмы икәнен белеп була. Икенчедән, барыбыз да бит дөрес уйлый, фикерли, сөйләшә hәм яза белергә тиеш, – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты диктант язарга Түбән Суыксудан килгән Ираида Әнвәрова. 
«Тоталь диктант-2019» акциясендә катнашырга Фәния Гобәйдуллина Иштирәк авыл җирлегеннән килгән. Аның да диктант язуда тәҗрибәсе бар икән. 
– Диктант язу үзе бер мавыктыргыч, күңелле чара. Яшь чакларны – мәктәптә укыган вакытларны да искә төшерә ул. Бүген диктант язу авыр булмады. Текст, минемчә, бик гади иде, – диде ул. 
Үз тәэсирләре белән Борды авыл җирлегеннән килгән 10 сыйныф укучысы Альбина Артемьева да уртаклашты. Ул диктант турында башкачарак фикердә. 
 – Диктантны мәктәптә еш язсак та, нигәдер бүген бик дулкынландым. Пунктуациягә бик зур игътибар бирелгән иде бүген. Тик, бернигә дә карамастан, нәтиҗәсе яхшы булыр дип өметләнәм, – диде кыз. 
Эшләрне район мәгариф идарәсе белгечләре урында ук тикшерде. Диктант язучылар нәтиҗәләрне totaldict.ru сайтыннан 17 апрельдән соң карый алачак.
– Хәзерге заманда балалар да, без өлкән буын кешеләре дә гаджетлар ярдәмендә аралашабыз. Бер яктан бу бик уңайлы. Аларда сүзне тулысынча язып тору да кирәк түгел: берничә хәрефне җыйгач, сүз үзе калкып чыга. Кызганыч, мондый аралашуда сүзне кыскартып язу, ә орфографияне бөтенләй кулланмау еш күзәтелә. Барыбыз да белемле булсак иде, сөйләм телен үстерү чараларында, «Тоталь диктант» кебек акцияләрдә актив катнашсак иде, – дип теләде текстны яздыручының берсе Фәридә Кузнецова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев