Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлыкка кандидатлар халык белән очрашты

Быел сентябрь аенда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Алдан тавыш бирү кысаларында Круглое Поле поселогында депутатлыкка кандидатлар – Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов район халкы белән очрашты. 

Беренче булып Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул соңгы елда Тукай районының социаль-икътисадый үсешенә тукталды. 
– Район 2018 елда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 20дән артык республика программасында катнашты. Федераль һәм республика бюджетларыннан 1 миллиард сумга якын акча бүленеп бирелде. Бу акча социаль объектларга юнәлтелде. Социаль объектлар төзүгә һәм ремонтлауга «РИТЭК» һәм «Татнефть» компанияләре зур күләмдә матди ярдәм күрсәтте. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән программалар буенча финанс ярдәме 470 миллион сум тәшкил итте. Район территориясендә эшләүче 98 авыл хуҗалыгы формированиесе узган ел 18,6 миллиард сумлык продукция җитештерде. Республикада җитештерелә торган итнең 34 проценты Тукай районына туры килә. Бүген районда тәүлеккә уртача 77 тонна сөт савыла. Киләсе өч елда әлеге күрсәткечне 100 тоннага җиткерү максаты тора. Бүген бездә 17 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 75 фермерлык хуҗалыгы, 32 гаилә фермасы бар. Шәхси хуҗалыклар җитештергән продукция күләме 75 миллион сум тәшкил итә. Район тормышында мөһим урынны кече һәм урта эшмәкәрлек тә били. Бүген 2533 шундый субъект теркәлгән. Аларда 9,5 мең кеше эшли. Бу – районда эшләүче халыкның 48 проценты дигән сүз. Узган ел район предприятиеләре һәм оешмалары төп капиталга 6,5 миллиард сумнан артык инвестиция кертте. Нигездә, болар «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Агрокөч» холдингы, «Чаллы икмәк продуктлары» АҖ, «Бигеш аэропорты» АҖ, – диде Фаил Камаев.
Тукай районы керәшеннәр җәмгыяте исеменнән Григорий Петров район башлыгына сорау бирде. 
– Җәмгыятьнең мәдәни үзәге – Мәләкәс авылы мәдәният йорты. Бүген мәдәният йорты бик начар хәлдә», – диде ул. 
– Без ТР Президенты исеменә хат белән мөрәҗәгать иттек. Бәлки программа нигезендә яңа клуб төзергә тәкъдим итәрләр. Әмма бина үзе сыйфатлы итеп эшләнгән. Шуңа күрә быел клубта капиталь ремонт башларбыз дип уйлыйм, – дип җавап бирде Фаил Камаев.
Икенче кандидат Николай Нефедов чыгышын үзе белән таныштырудан башлады. Николай Валерьевич чыгышы белән Буа районыннан. Белгечлеге буенча геолог. «РИТЭК» компаниясендә хезмәт юлын оператор буларак башлаган. Бүген генераль директор урынбасары вазифасын башкара. 
Кандидат өстенлекле бурычларын бәян итте. Болар – кече шәһәрләрдә, авылларда тормыш сыйфатын күтәрү, өлкәннәрне кайгырту, аларга игътибарны көчәйтү, яшьләр инициативаларына ярдәм итү, сәламәтлек саклауның һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрү, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү. 
«Лукойл» ААҖгә караган «РИТЭК» компаниясе үз эшчәнлеген республиканың 10 районында алып бара. Компания шушы районнарның социаль-икътисадый үсешендә актив катнаша. Әйтик, безнең районның Кече Шилнә авыл җирлегенә «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте барлыгы 40 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Әлеге акчалар «Колосок» балалар бакчасын капиталь ремонтлауга һәм «Восточный» микрорайонындагы юлны ремонтлауга тотылды. 
Шулай ук компания ел саен социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы уздыра. Җиңүчеләр грант акчасына чишмәләрне торгыза, территорияләрне төзекләндерә, иҗади проектларны тормышка ашыра. Әйтик, Круглое Поле поселогы шушы бәйгедә җиңеп алган грант ярдәмендә парк төзүгә иреште.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X