Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар эшкә керешә

Бу көннәрдә 4нче чакырылыш Тукай районы авыл җирлекләре советларына сайланган депутатларның беренче утырышлары үтте. Аларда советларның эшен оештыру мәсьәләләре каралды. 

Утырышларның көн тәртибенә сайлау нәтиҗәләрен игълан итү, депутатлар арасыннан авыл җирлеге башлыгы-җирлек советы башкарма комитеты җитәкчесен һәм аның урынбасарын, район советына вәкил сайлау, җирлек советы комиссияләрен формалаштыру кебек бик мөһим мәсьәләләр кертелгән иде.
Берничә авыл җир-легендә башкарма комитет җитәкчеләре итеп яңа кешеләр сайланды. Шулардан берсе – Яңа Троицкида. Билгеле булганча, моңарчы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Рима Волкова август аенда үз теләге белән вазифасыннан китте, аның урынына вакытлыча башкаручы итеп Юлия Рыбакова билгеләнде. Җирлек башлыгы-башкарма комитет җитәкчесе депутатлар арасыннан сайланырга тиеш, шуңа күрә Юлия Рыбакова кандидатурасы Новотроицкое авыл җирлеге советы депутатлыгына тәкъдим ителде һәм сайланды да. Аны тәкъдим иткән «РОСТ партиясе» бөтенроссия партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко, утырышта катнашып, Юлия Михайловнаның тәвәккәл, инициативалы эшмәкәр булуы турында сөйләде. Муниципаль хезмәттә дә үзен сынатмас, диде. 
Утырышта район башлыгы Фаил Камаев Рима Волковага рәхмәт әйтте. Юлия Рыбакованы авыл җирлеге башлыгы-башкарма комитет җитәкчесе итеп сайлау өчен тәкъдим итеп, аның кыска гына вакыт эчендә халык белән уртак тел таба белүен билгеләп үтте. Уртак максатларга ирешүдә бердәм булып эшләрбез дигән өметен белдерде.
Авыл җирлеге башлыгы-башкарма комитет җитәкчесе вазифаларына яңа кешеләр Бәтке, Князево, Боерган авыл җирлекләрендә дә сайланды. Бәткедә «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән депутат Венера Вәлиевага, Князевода «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән депутат Фәндүс Камаловка ышаныч белдерелде. Алар икесе дә моңа кадәр авыл җирлеге башлыгы вазифасын вакытлыча башкардылар. Боерган авыл җирлеге советы депутатлары җирлек башлыгы-башкарма комитет җитәкчесе итеп Фәнис Шәйхразиевны сайладылар, ул шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән депутат, моңа кадәр РФ пенсия фондының Чаллы идарәсендә эшләгән. 
Район башлыгы Фаил Камаев Мәләкәс авыл җирлеге советына депутат буларак сайланды. Советның оештыру утырышында ул үзенә ышаныч белдергәннәре өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерде. Мәләкәс авыл җирлеге советы депутатлары Фаил Камаевны Тукай район советына вәкил итеп бертавыштан сайладылар. 
Оештыру утырышлары барлык авыл җир-лекләрендә дә үтте. Сайлап куелган авыл җирлеге башлыклары һәм район советына сайланган вәкилләр кичә «Бердәм Россия» сәяси партиясе Тукай районы җирле бүлегенең 32нче конференциясенә җыелдылар һәм яшерен тавыш бирү юлы белән Тукай муниципаль районы башлыгы-район советы рәисе вазифасына кандидатураны күрсәттеләр. Бүген район советы утырышында депутатлар район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлый. 

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев