Депутатка торак мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр
ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов узган җомга көнне тукайлыларны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак белән бәйле мәсьәләләргә кагыла иде.
Бәткедә яшәүче Гүзәл Суркова сүзләренчә, ул 1999 елдан бирле торак шартларын яхшырту буенча чиратта торган. Бүгенге көндә аның кулында Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты, район башлыгы карарлары бар. Әлеге документларда аңа Бәткедәге Үзәк урамда урнашкан күпфатирлы йорттан фатир бирү турында язылган. Өченче ел инде бу фатир буш, ләкин анда керү мөмкинлеге юк, чөнки Сурковага кадәр торак шартларын яхшырту чиратында 69 кеше тора. Аларның һәрберсе бу торактан баш тартырга тиеш, шуннан соң гына торак комиссиясе фатирны социаль найм килешүе нигезендә Суркова гаиләсенә тапшыра ала. Чиратта торучылар исә фатирдан баш тартырга теләми, алар җирлек башлыгыннан ремонт үткәрүне таләп итәләр, чөнки фатир ташландык хәлдә, ишекләрен, тәрәзәләрен алыштырырга кирәк. Гүзәл ханым үз акчасына ремонт үткәрергә дә әзер, ләкин чиратта торучылар арасында төзекләндерелгән фатирда яшәргә теләүчеләр күп булыр һәм ремонт үткәргәч ул фатирны башка кешегә бирерләр дип курка. Моннан тыш, депутат белән очрашуда тагын бер проблема күтәрелде. «Торыр урыныбыз булмаганлыктан, 17 яшьлек улым беркайда да теркәлмәгән, бик кыен хәлдә калдык, әледән-әле штраф түләргә мәҗбүрбез», – дип зарланды Суркова. Илшат Әминов фатир алу һәм прописка булмау мәсьәләләрен аерым карау кирәклеген билгеләде. Әлеге хәлне ныклап өйрәнеп, җавабын бирергә ышандырды.
Бәтке авылыннан мөрәҗәгать итүче Светлана Сырых фатирда ремонт үткәрергә булышуны сорап килгән. «Бәткедә бирелгән фатирда элек полиция терәк пункты булган. Монда су, ут үткәрелгән булса да, яшәү өчен бу торак яраклы түгел, тәрәзәләрне алыштырырга, газ плитәсе, раковина куярга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк. Моңа ким дигәндә 100-150 мең сум акча кирәк. Мин инвалид бала тәрбиялим, ирем эшли, ләкин андый зур чыгымнарны без күтәрә алмыйбыз», – ди Светлана. Депутат район җитәкчеләре белән бу мәсьәләне ачыкларга һәм ярдәм итү юлларын белешергә вәгъдә итте.
Комсомолец поселогыннан Гүзәлия Чернухинаның бүгенге көндә торыр урыны юк, гыйнварда аның йортында янгын чыккан. Милекне рәсмиләштергәндә гаиләнең теркәлү адресы Набережная урамы, 1нче йорт дип күрсәтелгән, чынлыкта исә поселокта андый номерлы йорт юк. Янгын сүндерүчеләр биргән актта Набережная урамы, 2нче йортта янгын чыккан дип язылган. Бер үк йорт ике төрле номер белән йөргән. Документлардагы мәгълүматлар туры килмәгәнлектән, бу гаиләгә социаль яклау идарәсе тарафыннан да бернинди ярдәм күрсәтә алмыйлар. Илшат Әминов бу мәсьәлә турында районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова белән фикер алышты. Бу сорауга җитди карарга, кичекмәстән документларны тәртипкә китерергә кирәклеген әйтте. Гүзәлия ханымның балигъ булмаган баласын җәйге ял лагерена җибәрү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Башка мөрәҗәгать итүчеләрдән аермалы буларак, Күктәк Мирсәет авылыннан Әминә Шәйдуллина депутат янына рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм татар телен саклау үтенече белән килгән. «Сезнең чыгышларыгызны карап барам, бик ошатам, төпле фикер йөртәсез, телебезне яклыйсыз, рәхмәт. Бүгенге көндә татар теле турында бәхәс бара. Телебез бетмәсен иде, бөтенебез бергә телебезне саклау өчен тырышыйк. Без дус-тату яшибез, районыбызда гөрләп Сабан туйлары узды, төрле милләтләр бергәләп бәйрәм итте, җитәкчеләребезгә дә рәхмәт», – диде Әминә апа һәм Илшат Әминовка Татарстан Президенты исеменә язган хатны тапшырды. Депутат та Әминә апага җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, хатны Рөстәм Миңнехановка бирергә ышандырды.
Депутат Илшат Әминов белән узган очрашуда яңгыраган мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары үз фикерләрен белдерде.
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычевның әйтүенчә, Светлана Сырыхка авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. Территорияне чистарту өчен техника бирелгән, фатирга канализация кертелгән, электрикны чакыртканнар, ул электр чыбыкларының төзеклеген караган һәм ремонтлаган. Гүзәл Суркова мөрәҗәгате буенча да аңлатма бирде җирлек башлыгы. Ул дәгъва кылган фатир бүгенге көндә авыл җирлеге башкарма комитеты балансында. Элеккеге фатир хуҗаларын суд карары нигезендә чыгарганнар. Чынлап та, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар арасында зур чират. Алар әлеге фатирны килеп карыйлар, ремонт үткәрүне таләп итәләр. Ул фатирны төзекләндерү өчен авыл җирлеге бюджетында акча каралмаган. Шул ук вакытта, торак комиссиясе карары булмагач, фатирны беркемгә дә биреп булмый. Район җитәкчелеге бу проблема белән таныш, аны хәл итү юлларын эзли, дип белдерде Максим Ионычев. «Социаль найм турында килешүне төзегәч, торак комиссиясе карары кабул ителгәч кенә без әлеге фатирны бирә алабыз. Бүгенге көндә ул фатирда яшәрлек түгел, пычрак, бөтен нәрсә җимерелгән, анда әледән-әле бомжлар керә. Тимер ишек куйдырган идек, аны да урлап киттеләр. Күпфатирлы йорт булгач, күршеләрнең дә түземлеге ахыр чиккә җиткән, алар да зарлана. Фатирга хуҗа табылса, мин үзем дә бик шат булыр идем», – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы.
Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова сүзләренчә, 2005-2006 елларны авыл җирлекләрендә йортларның номерлары үзгәртелгән. Бәлки документлардагы хаталар янәшәдә булган ике җир участогы белән дә бәйледер. Беренче номерлы җир биләмәсе буш, анда төзелеш юк, янган йорт исә икенче номерлы участокта урнашкан булган. Хата йортны дәүләт реестрында теркәгәндә дә киткән, чөнки Набережная урамында беренче номерлы йорт булмаган, а дәүләт теркәве турындагы белешмәдә беренче номерлы йорт күрсәтелгән. Янгын булганнан соң, авыл халкы җыелышып, Чернухиннар гаиләсенә акчалата ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, канцелярия товарлары, кием-салым, башка кирәк-ярак белән ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев