Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат мәктәп төзелешенә килде

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасында кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина  Тукай районы Шилнәбаш авылында  яңа мәктәп төзелешендә булды.

Ул мәктәпләр төзелү, искеләрен төзекләндерү программалары “Бердәм Россия” партиясенең һәрвакыт контролендә диде. Депутат Президентыбызның да белем бирү өлкәсендә уңай үзгәрешләрне, яңартуларны хуплавын белдерде. Милли проектларны һәм программаларны  тормышка ашыруда федераль һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларның максатчан тотылуын күзәтү, башкару эффектын арттыра икән.  
Шилнәбашта 100 урынга исәпләнгән мәктәп «Образование» милли проекты нигезендә төзелә. Төзелеш эшләре өчен барлыгы 311 миллион сум каралган, шуларның 124 миллионы федераль казнадан килә.
Россия Дәүләт Думасы депутаты мәктәп төзелешендәге эшчеләр белән аралашты. Аны Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев озатып йөрде. Ул төзелешнең барышы җитәкчелекнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын ассызыклап әйтте.

Фотолар Дәүләт Думасы депутаты матбугат үзәгеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев