Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат кабул итте

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сайлаучыларны кабул итте. Аңа 6 кеше үзләрен борчыган сорауларын җиткерде.

Игорь Батаев очрашуда районның Аулаш авылы зиратына бару юлында тимер юл кичүе булдыруны сорый. 
– Зиратыбыз авылдан өч километр читтә урнашкан. Авыл белән зират арасында тимер юл бар. 1955 елда тимер юл кичүе төзелгән булган. Ләкин 2001 елда аны сүткәннәр. Аулаш авылы халкы мәетләрне җирләргә бару өчен төрле юллар эзләргә мәҗбүр, – дип сөйләде Игорь Григорьевич.
Кемдер 40 чакрымны урап Бигеш аэропорты янәшәсендәге юлдан йөри, кемдер, үз тормышын куркыныч астына куеп, тимер юл аша үтә икән.
Әлеге мөрәҗәгатьне хәл итү өчен Әлфия Гомәровна район хакимиятенә Куйбышев тимер юлы оешмасыннан тимер юл кичүе төзергә рөхсәт алырга кирәклеген искәртте. Уңай җавап килсә, хакимияткә участок хуҗасы белән җир ызанлау турында килешү төзергә, җирне кадастр исәбенә куярга кирәк. Аннары кабат Куйбышев тимер юлына мөрәҗәгать итеп, кичү урынын ясатырга кирәк булачак, диде. Шулай ук 2020 елда Аулаш авылыннан җыелачак үзара салым акчасын зират юлы төзү өчен тотарга мөмкин булуы да әйтелде әлеге очрашуда. Әлфия Когогина зиратларга юл төзү федераль программасы турында да белешергә ышандырды. 
Мерәс авылыннан килгән Гөлнара Сәгыйдуллина инвалидларны памперслар белән тәэмин итүдән, памперсларның сыйфаты начар булудан зарланды. 
Әлфия Когогина әлеге сорау буенча проблемалар булмаска тиешлеген, федераль бюджеттан вакытында акча бүленүен, бу сорау буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәген hәм контрольгә алачагын ышандырды.
– Мин Калмаш авылында яшим. Мәдәният йортыбыз бик салкын. Төрле чараларда өс киемнәреннән утырабыз. Түбәсеннән су ага, линолеумы купкан. Капиталь ремонт ясалса, бар авыл халкы шат булыр иде, – дип уфтанып сөйләде 42 ел элек төзелгән мәдәният йорты турында Әлфия Могыйнова. 
Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Рөстәм Закировның әйтүенчә, кызганычка каршы, әлеге объект 2019-2020 елларга капиталь ремонт программасына кертелмәде. Исемлектә мәдәният йортлары авария хәлендәге авыллар – Новотроицкое һәм Кече Шилнә. Әлфия Гомәровна сүзләренчә, мәдәният hәм мәгарифкә өстәмә акчалар hәрвакыт бүленә. Әгәр дә республика әлеге капиталь ремонтны кирәк дип таныса hәм федераль бюджеттан өстәмә акча алырга мөмкинлек булса, әлеге объект һичшиксез яңартылыр. 
Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы – Игенче юлын ремонтларга кирәклеге турында сүз кузгатты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев