Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат Яңа ел күчтәнәчләрен тапшырды

Яхшы эшләрнең савабы башкаручысына меңе белән әйләнеп кайта, диләр. Ләкин, мохтаҗларга яки ярдәм һәм игътибар кирәк булган кешеләргә, гаиләләргә ихластан булышлык итүчеләр бу хакта уйламыйдыр. Ел әйләнәсендә хәйрия белән шөгыльләнүчеләр бәйрәмнәрдә аеруча күп эш башкара.

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан да районда шактый хәйрия чаралары узды, яхшы гамәлләр йөрәкләрне җылытты. Үткән атна шимбәсе дә районыбызда яшәүче ике гаилә өчен истәлекле булгандыр. Бу көнне Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина аларның өйләренә килеп, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

Әлфия Гомәр кызы иң элек Круглое Поле поселогының Гагарин урамы буенча булган йортта гомер итүче Картавченколар гаиләсенә килде. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Михаил Картавченко быел махсус хәрби операция зонасында, һәлак булган. Шуңа күрә биредә аны батыр ирнең тормыш иптәше Елена Картавченко, әнисе Татьяна Картавченко һәм кызы, унбер яшьлек Варвара каршы алды. Күрешеп, күчтәнәчләр тапшырганнан соң, депутат аларның хәл-әхвәлен белеште, шәхсән үзенә нинди мөрәҗәгатьләре, сораулары барлыгы белән кызыксынды.

– Мин иремнең исемен Чаллыдагы «Ватан-ана» меомориалындагы хәтер тактасына кертәсем килә. Моны ничек тә булса башкарып булмасмы икән? Районыбыздан махсус хәрби операциягә китеп, анда һәлак булганнарның якыннарын да әлеге сорау кызыксындыра, – дип мөрәҗәгатен әйтте Елена Андреевна. Аның сүзләрен җөпләп, Татьяна Ильинична да баш кагып, күзләреннән бәреп чыккан яшьләрен бармак очлары белән сөртеп алды.

– Әлеге сорауны хәл итүдә авырлыклар булмастыр дип уйлым, ярдәм итәргә тырышырбыз, – дип, ачы хәсрәт утларында булган хатын-кызларга Әлфия Когогина теләктәшлек күрсәтте.

Һәлак булган Михаил Картавченко хәрби хезмәткә киткәнче поселоктагы тимер юл станциясендә эшләгән, буш вакытларында хәрби техника коллекциясен җыярга, кечкенә кораб модельләрен төзергә яраткан. Әле хәзер дә аның техника коллекциясе һәм җыелеып бетмәгән кораб моделе фатирның иң түр урыннарында кадерләп саклана. Шунда ук ирнең кызы Варвара белән төшкән фотосурәте, батырлык өчен ордены, шәхси әйберләре дә тора.

– Мин олы абыем Андрей белән бик якын. Без берберебезне нык яратабыз, терәк булып, ярдәмләшеп яшибез. Ул Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» заводында эшли. Укудан буш вакытларымда исә сәйләннән бизәнү әйберләре ясарга, башка кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам. Эшләнмәләремне дусларыма, әниемә, әбиемә, абыема бүләк итәм, – дип сөйләде Варвара Картавченко, Әлфия Когогина аннан шөгыльләре, абыйсы белән бәйле мөнәсәбәтләре турында сорагач.

Картавченколар белән озак кынашулай сөйләшеп утырганнан соң, депутат Бәтке авылына юл алды. Кулына торт, балалар өчен татлы күчтәнәч җыелмаларын тотып, Әлфия Гомәровна Саламтовларны өенә килде.

Людмила Саламатова унике яшьлек Милена, ун яшьлек Вадим һәм җиде яшьлек Александраның туган әбиләре. Ул аларны берялгызы тәрбияләп, башлы-күзле итәргә тырыша, чын күңелдән ярата. Фатирларына килеп кергәч тә биредә балаларның җылы мохиттә, мәхәббәттә яшәүләрен шунда ук тоясың. Моның шулай икәнен Әлфия Когогина да үз күзләре белән күрде. Килгән кунакны Саламатовлар бар гаиләләре белән ишек төбеннән үк каршы алдылар.

– Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән сезне! Сез шундый булганнар, нинди матур күлмәкләр киеп, миңа открыткалар ясап, зурлап каршы алдыгыз, – дип сәләмләде балаларны һәм аларның әбиләрен депутат.

Аннары һәммәсе дә фатирның түр ягына уздылар. Килеп керү белән кунакларны матур итеп бизәлгән чыршы, бүлмә, кайнар самаварлы мул табын каршы алды. Әлфия Гомәр кызы түшәмнән төшеп торучы кар бөртекләренә, балаларның спорт, мәдәният өлкәсендәге бәйгеләрдә катнашканнары өчен алынган медальграмоталарына сокланып, аларга укуларына, шөгыльләренә бәйле сораулар бирде. Балалар җавап кына биреп калмадылар, кунакка үзләренең бүлмәләрен күрсәтеп, ничек итеп дәрес хәзерләүләре, конкурсларда катнашулары турында да дәртләнеп сөйләделәр.

– Оныкларым сезгә шигырьләр дә әзерләгәннәр иде. Мөмкин булса алар сезгә аларны укып күрсәтәчәкләр, – дип Людмила Борисовна кызларга сүз бирде. Алар сынатмадылар да. Берберсен уздырып Яңа ел турындагы шигырьләрне укып-сөйләделәр, матур теләкләр әйттеләр.

Җылы мохиттә башланган аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Тормыш-көнкүрешкә бәйле мәсьәләләр, тәрбия, хыяллар, киләчәккә булган планнар – сәгатькә якын барган очрашу вакытында әнә шулай күп темаларга әңгәмәләр белән вакыт тиз узып китте.

Саубулашканда исә Әлфия Когогина Саламатовлар гаиләсенә тагын бер тапкыр сәламәтлек, бәхет, барча хыялларның чынга ашуларын теләп, якынлашып килүче Яңа еллар белән тәбрикләде.

– Киләсе ел һәммәбезгә дә бары тик ак бәхетләр, тынычлык, муллык кына китерсен, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев