Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр

Яңа тәртип Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә дачаны торак йорт дип тану процедурасын гадиләштерәчәкләр. РФ Икътисади үсеш министрлыгы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының әлеге башлангычын хуплаган. Бу хакта «Известия» газетасы Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле Алексей Бутовецкийга таянып хәбәр итә.

Хәзерге вакытта дачаны даими яшәү өчен яраклы йорт дип тану өчен суд карары, ә кайбер очракларда махсус комиссия бәяләмәсе кирәк.

Яңа тәртип документларны дәүләт органнарына күпфункцияле үзәк аша тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Җавап 45 тәүлектән соң килергә тиеш.

Реклама

РФ Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм юллар комиссиясе рәисе Игорь Шпектор фикеренчә, бу Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган бурычны (ел саен 120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру) хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X