Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын тарих дәреслеге

Күптән түгел генә Иштирәк авылында урнашкан, экспонатларга гаять бай булган, тарихи мирас тупланган гаҗәеп музей турындагы мәкалә газета битләрендә басылып чыкты. Ул газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Редакциягә: «Искитмәле, чыннан да безнең районда шундый музей бармы?»,«Музейны күрергә иде» дип шалтыратучылар шактый. Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре дә музейны үз күзләре белән күреп кайтырга булдылар. Музей хуҗасы Вәгыйзь Сәйфуллин аларны ачык йөз, җылы караш белән якын итеп кабул итте. 

Резида Юсупова,
«Якты юл» газетасы редакторы

«Бу музей дәүләт музейларыннан аерылып тора. Вәгыйзь Сәйфуллин аны үз йортына урнаштырган, экспонатларны да 15 ел буе үзе бөртекләп җыйган. Аларны чистартып, төзәтү өчен дә күпме вакыт сарыф иткән ул! Шунысы да кызык, мондагы дистәләгән раритет техниканың барысы да сафта. Төрле маркадагы, төрле елларда эшләнгән йөзләрчә сәгатьләр дә туктаусыз йөреп тора. Патефон, радиоларны да кабызып тыңларга була. Гармуннарның да ниндие генә юк! Кызганычка каршы, экспонатларның төгәл саны билгесез. Моны эшләргә музей хуҗасы Вәгыйзь Сәйфуллинның вакыты да юктыр. Ул Түбән Кама шәhәрендә табиб булып эшли. Хәер, белгечләргә андый мәгълүматны туплау берни түгел. Аның каравы, Вәгыйзь Сәйфуллин музеенда хөкүмәт музейларында күрмәгән әйберләрне очратасың. Чып-чын совет заманы тарихы монда! Соңгы вакытларда Иштирәк авылына әлеге музейны карарга килүчеләр саны арткан. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә тукталган. Мәктәп балалары да кызыксына икән. Район өчен әhәмиятле бу музейга без тәкъдимнәр hәм тәэсирләр язу китабын бүләк иттек. Сүз уңаенда шуны да әйтик: күрше Түбән Кама шәhәрендә дә Вәгыйзь Сәйфуллинның шәхси музеен беләләр икән. Шәhәр башлыгы хәтта аны үзләренә күчерү турында тәкъдим дә ясаган. Музей миңа туган авылымда, туган нигеземдә тупланган буларак аеруча кадерле, дип, хөрмәтле якташыбыз ризалашмаган...»

 

Алена Фазылова,
«Якты юл» газетасы корреспонденты

«Мин бу музейга беренче күрүдән үк гашыйк... Һәр экспонат үзәнчәлекле. Тарих китапларыннан укып белгән, балачакта әби-бабайларыбыз кулланган, әйберләр мине үткәнгә алып кайткандай булды. Аеруча, раритет машиналары күңелемә кереп калды. Ишегалдында «ИЖ», «Урал», «Минск» мотоцикллары, «Москвич», «Запорожец», «Волга» машиналары тезелеп киткән. Ниндиләре генә юк! Өстәвенә, аларның барысы да чиста, матур, төзек тә бит әле. Хезмәттәшләрем зур кызыксыну белән музей фондын караса, мин үзем шәхсән, әллә машина йөртүче булганга, әлеге тимер атлардан күземне алмадым. Яннарында озак бөтерелүемне күреп, музей хуҗасы Вәгыйзь Сәйфуллин: «Алена, әйдәгез, берәрсенә утырып, авыл урамыннан йөреп кайтыгыз әле» дип тәкъдим итте. Мин башта аны шаярта дип торам. Озак уйлап тормадым! Кайчан әле миңа шундый бәхет елмая?! Тарихка күз салсак, «Волга-21» – Горький автомобиль заводында 1956 елдан алып 1970 елга кадәр серияле җитештерелгән урта класслы совет автомобиле. Элекке заманда анда зур дәрәҗәле кешеләр генә йөргән. Ә бүген руль артында мин! Менә гаҗәп! Кем уйлаган мин дә 31 яшемдә 1956 елгы машинага утырып, йөреп карармын дип?! Иштирәк авылы буйлап үзебезнең кызларны йөртеп тә кайттым. Онытылмаслык кичерешләр, шатлык, дулкынлану белән бәйле эмоцияләр, күпме көч-дәрт өстәде миңа бу сәяхәт! Хәзерге заман машиналарына караганда әлеге автомобиль шәбрәк тә әле. Юлда ул үзен яхшы тотты, салмак кына йөрде, бер дә сүнеп карамады. Пассажирларым да канәгать калды. Һәркем раритет техника турындагы тәэсирләре, үзе кичергән уй-хисләре белән уртаклашты. Бу мизгелләр әле барыбызның да күңелендә озак сакланыр. Кызлар белән кабат-кабат искә алып, музей турында сөйләшербез дип уйлыйм...Тукай районында шундый музей булуы, әлбәттә, ихластан сөендерә, горурлык хисләре өсти. Иң зур теләгем шул: әлеге гаҗәеп музейны райондагы һәркем килеп күрсен иде. Бай булган музейның киләчәге дә гөрләп чәчәк атсын иде.»

 

Эльвира Абдуллина, 
«Якты юл» газетасы корреспонденты

«Музей бусагасын атлап керүгә ук, балачакка әйләнеп кайттым. Һәрнәрсә балачак истәлекләрен яңарта, бер мизгелгә булса да шул ук хисләрне тоярга, җаның һәм тәнең белән шул чорга кайтып килергә мөмкинлек бирә. Әйтик, бәбәй итәкле күлмәк. Андый «байлык» минем мәрхүмә Бәһиҗә әбидә дә бар иде. Сугыш еллары баласы булгангадыр, ул аны гомер буе кадерләп сандыгында саклады. Әби кайчак, шул күлмәген кулына тотып, кат-кат, бәйнә-бәйнә үзенең килен булып төшкәнен сөйләргә ярата иде. Ә без, балачакта, шул сагышлы да, якты юморлы да тарихны һәр кат әбигә «сеңеп бетеп» тыңлый идек. Менә әлифба китабы... Зәңгәр тышлы, кытыршы битле. Анда сурәтләнгән чәчәк бәйләме тоткан, ак алъяпкычлы кыз-бала һәркем өчен таныштыр. Хәзер инде беренче сыйныфлыларга андый китап белән белем бирмиләр. Ә мин әни белән тырыша-тырыша шуннан «Т-у-б-ы с-у-г-а т-ө-ш-к-ә-н» дип, сузып утыра идем. Ә менә иске телефоннар... Безгә 5-6 яшь булгандагы, мондый телефон Казаклар авылына берәү генә иде – Камиль абыйларда. Кемдер якты дөньядан китсә, бәби туса, гомумән, мөһим вакыйга булса, иң беренче аларга хәбәр итәләр яки шалтыратырга керәләр иде. Минем сеңелем Эльвина туу турында хәбәрне дә нәкъ Камиль абыйлар йортыннан көттек. «Фәниснең кызы баааааар!» дип җиткерде ул. Андагы сөенүләр! Ниһаять, әни өйгә кайта, җитмәсә, миңа дуска сеңелемне дә алып кайта! Ә менә тулы бер сәгатьләр коллекциясе. Тынлыкта «тик-тик, тик-так»… Мондый мохит, гадәттә, авылда җәй көне, төшкә таба була иде. Өйдә бер кеше дә юк. Әби-әни я сарык йоны кисә, я бакчада кайнашалар. Бабай мал тирәсендә йөри, я ат җигеп фермадан сенаж ташый, әти эштә. Ә син... иң эшсез бала-чага, җиләс, салкын өйдә шул сәгать тавышына бирелеп утырасың. Хәзер бу тынлыкны төшке аш ашарга керүче якыннар бозар. Авыл йомыркасы, суганы, яңа суелган тавыктан пешкән аш белән сыйланырбыз...Иң рәхәт, кире әйләнеп кайтарып булмый торган бәхетле чаклар... Музейда шушы кабатланмас хис-тойгыларны кабат кичердем.»

 

Лилия Мәхмүтова, 
«Якты юл» газетасының реклама белгече

«Иштирәк авылында Вәгыйз Саматович Сәйфуллинның йортында урнашкан музей турында ишетеп кенә белә идем. Аллаһыга шөкер, музейны барып күрү бәхете дә елмайды. Музейга сәяхәттән алган тәэсирләр сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Йортның капкасын ачып керүгә үк, биредә тере тарих башлана. Совет чорының төрле елларында эшләнгән мотоцикллар, автомобильләр коллекциясе зәвыклылыгы белән таң калдырды.Техника экспонатлары белән тулы ишегалдыннан өй әченә үтәсең. Монда кергәч исә тарих китабының икенче битен ачкандай булдым. Урам ягыннан караганда гадәти авыл өе кебек, ә эче тулы тарих икән. Болгар чоры, советлар заманына караган экспонатлар төрлелеге һәм күп булуы белән шаккаттырды. Һәр экспонатның үз тарихы. Алар белән танышканнан соң, элеккеге заманда әби-бабаларыбызның нинди шартларда яшәвен, ничек тормыш итүен, көнкүрешен күз алдына китерәсең. Балачакта уйнап үскән курчакларга кадәр бар монда. Ә моннан берничә гасыр элек нәшер ителгән газеталарны күргәч, элек ниләр яздылар микән, нәрсәләргә игътибар итә иделәр микән дигән кызыксыну туды. Аш бүлмәсе дә үзенчәлекле. Бер стена төрле елларда эшләнгән сәгатьләр белән шыгрым тулы. Аларның барысы да тек-тек эшләп тора. Тын да алмыйча, берничә минут шушы сәгатьләргә карап утырдым. Әйтерсең лә алар безгә әлеге музей-йортта тупланган экспонатлар, тарихыбыз турында әкрен генә сөйләп тора. Миңа калса, музей ниндидер бер сихри көчкә ия. Биредән тынычланып, күңелгә үзгә бер рәхәтлек алып кайттым. Һәр экспонат музейны оештырган Вәгыйз абый Сәйфуллинның тарихка битараф булмавы, иленә, туган җиренә мәхәббәте, уңганлыгы, үҗәтлеге турында сөйли. Бу музейдагы байлыкны район халкы да, шәһәр халкы да күрсен иде. Бигрәк тә укучы балалар өчен файдасы гаять зур булачак. Вәгыйз абыйның тарихны саклап калуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Без аңа шушы олы хезмәте һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә исән-сау булып, музейны яңа экспонатлар белән тулыландырып, тарихны яшәтсен иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев