Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын ир-егетләр!

Хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез олы ихтирамга лаек. Элек-электән Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган. Бабайлар, әтиләр, туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгән.  23 февраль бәйрәме уңаеннан районның шундый ир-егетләре турында аларның якыннары сөйли.

Лилия Сәйфетдинова, Октябрь Бүләк авылы:
– Ирем Айрат Сәйфетдинов – Октябрь Бүләк авылы егете. Ул 1985 елның октябрендә армиягә алына. Ул вакытта күпләрнең язмыш сынавы булган тау-ташлы Әфган җиренә җибәрелә. Анда ягулык материаллары ташый торган автоколоннада машина йөртүче булып хезмәт итә. Гаиләдә чыныгу алып үскән егет кыенлыклар алдында каушап калмый. Хәрби хезмәттә дә кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. «Мин үземнең Әфганстан җирендә хезмәт итәсемне белеп киттем, тик әниләргә генә әйтмәдем. Без бары Ватан алдында биргән антыбызга тугры калып, изге бурычыбызны үтәдек, – ди ул күп сүзгә бирелмичә. – Иң истә калганы – анда төнге күктә йолдызлар бик якын күренә, кулыңны сузсаң тотып булыр сыман тоела. Һәм таң алдыннан тынлыкта ишетелгән азан тавышы...» 
1987 елның 2 декабрендә туган авылына исән-имин кайта Айрат. Улы армиядә булган ана өчен иң мөһиме – баласының исән кайтуы. Бер вакыйга күңелгә кереп калган. Инде хезмәт итеп кайтып, гаилә корып яши башлавыбызга да шактый вакыт үткән көннәрнең берсендә безгә Айратның әнисе килеп керде дә, аны кочаклап елый башлады. «Ничекләр түздегез, ничекләр исән калдыгыз?» – ди үзе, күз яшьләренә буылып. Баксаң, әни Әфган сугышы турында документаль фильм караган икән. Ана мәхәббәте, сабырлыгы, исән күрү теләге баласына исән-сау кайтырга ярдәм иткән күрәсең. 
Армиядән кайткач та колхозда КамАЗ машинасында эшли, аннан ерак юлларда йөк ташучы булып илнең төрле почмакларын гизә, хәтта чит илләрдә дә булырга туры килә аңа. Хәзер дә көн саен руль артында Айрат. Кайда гына булсаң да, сине юллар туган авылыңа, гаиләңә исән-имин алып кайтсын, Айрат. Син безнең бәхетебез, син безнең горурлыгыбыз!

 

Лидия Фәртдинова, Мәләкәс авылы:
– Тормыш иптәшем Венер Трофимов 1988-1990 елларда Ерак Көнчыгышның Амурск шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган авылында кала һәм тракторчы булып эшли. Яшь кенә булуына карамастан, авыр эштән курыкмый. 22 яшендә эш урынында бәлагә юлыгып, аягын өздерә. Бик күп операцияләр кичереп, яңадан йөрергә, яшәргә өйрәнә. Венер бик сабыр, тырыш, тормыш сөючән, һәр эшне җиренә җиткереп, төгәл башкара. Аның беркайчан да эшсез торганы юк, һәрвакыт үзенә шөгыль таба. Техника белән мавыга – сүтә, җыя, ремонтлый. Чын ир-ат буларак йорт салды, агач утыртылган, сөлектәй улыбыз үсеп килә. Венер белән гаилә корып яшәвебезгә быел 19 ел була. Гомер юлымда аны очратуыма язмышыма мең рәхмәтлемен, ул балаларыбызга үрнәк әти, оныгыбызның яраткан бабасы, минем алыштыргысыз алтын баганам, терәгем.

 

 

Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк авылы:
– Иптәшем Нәзир Гыймазетдинов 1982-1985 елларда Киров өлкәсе Кировочепецск районында эчке гаскәрләрдә элемтәче булып хезмәт итә. Армия чорында да сәхнәдә концертларда татар җырларын гитара белән башкарып, солдатлар һәм командирларның алкышларына ия була. Нәзир кечкенәдән үк бөтен гомерен сәхнәгә, җыр-музыкага багышлаган кеше. Үзлегеннән сигез төрле музыка уен коралын үзләштергән ир-егет ул! 
 Өч кызы һәм өч киявенең, дүрт оныгының яраткан әтисе һәм бабасы да. Җырлар да ижат итә, курай-сорнай кебек инструментлар да ясый, буш вакытында балык тотарга да өлгерә. Әле менә үземнән соң курайда, сорнайда уйнаучылар калсын диеп янып йөргән чагы. Балалар «Мизгел» инструменталь ансамбле оештырып, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Зур уңышлары да бар. Халкыбыз җырларын, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны аеруча яратып, моңлы итеп башкара. Нәзир – минем һәм бала-оныкларыбызның олы терәге, киңәшчесе. Күзләр генә тимәсен берүк! 


Флүсә Гәрәева, Түбән Суыксу авылы: 
– Тормыш иптәшем Рәүфәт Гәрәев 1989-1991 елларда Казахстанда Байконур космодромында хезмәт иткән. Аларның хәрби часте Юрий Гагарин очкан җирдән сигез километр ераклыкта гына урнашкан булган. Армия сафларыннан кайткач, иптәшем күп еллар балта остасы булып эшләде – бүгенге көндә ул 6нчы разрядлы белгеч. Соңгы 18 елны тәрәзә ясау һәм кую белән мәшгуль. Рәүфәт эшенә карата бик таләпчән – миллиметрга кадәр төгәл эшли, йорт-ишегалды эшләренә дә җитди карый. Ике малай үстерәбез. Аларны да намуслы, тырыш, эшчән, үз-үзеңә таләпчән булырга, төгәллеккә өйрәтә.

 

 


Нәсимә Гобәйдуллина, Малтабар авылы:
– Ирем Мирхәт Гобәйдуллин 1983-1985 елларда Германиядә зенитчы булып хезмәт итеп кайтты. Ул армия елларын яхшы яктан гына искә ала. Аларның взводында гына җиде милләт егете булган – бик тату, дус яшәгәннәр. Хәзерге көндә иптәшем «Вилданов» хуҗалыгында эшли. Мирхәт атларны бик тә ярата, үз хужалыгыбызда да атлар тота. Экзотика исемле чабышкыбыз да бар – Сабантуйларда беренче килә ул. Бу, әлбәттә, иптәшемнең тырышлыгы, тәрбиясе нәтиҗәсе.
 Быел мартта безнең гаилә коруыбызга 32 ел тула, Аллаһ боерса. Мирхәтем бик яхшы күңелле кеше, бик ярдәмчел, тырыш, балаларны, оныкларны бик ярата. Ул безнең терәк, таянычыбыз.

 


Зилфирә Бәхтиева, Иске Абдул авылы:
– Тормыш иптәшем Илгиз Бәхтиев тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан. 1991 елның маенда хәрби хезмәткә алына. Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итә. Бүген дә бергә хезмәт иткән егетләрен, корабльләрен сагынып сойли. Балалар белән бергәләп фотоларын карарга ярата. Ә тормышта ул менә дигән әти, менә дигән терәк. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигәннәре нәкъ менә минем иптәшем турында. Нинди генә йомышы төшми аңа кешенең – ул өйдә көнне телефон тынып тормый. Кемнеңдер мал суясы бар, кемнеңдер җылылык кертәсе, кемгәдер душ кабинасы куярга, бүлмә бүләргә кирәк, берәүләргә мунча җиткерәсе, кайдадыр түбә ябасы... Авыл җирендә ихатада да эш җитәрлек. Шөкер, улыбыз Алмаз һәрчак әтисе янында булып, аннан бөтен эшкә өйрәнеп үсте. Ул да армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәзер инде әтиле-уллы бергә эшлиләр. 

 

Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле авылы:
– Иптәшем Максим Зарипов Саратов өлкәсендә медицина частенда машина йөртүче булып хезмәт иткән. Армиядән сержант званиесендә кайтты. 2008 елда Пермь өлкәсендә булган хәрби укуда да катнашты. 2006 елдан бирле КАМАЗ заводында эшли. Максим алтын куллы, сабыр күңелле, бик акыллы ир-егет. Балалар да әтиләрен бик ярата. Ул гаиләбезнең терәге, ышанычы. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев