Чисталык үзебезгә кирәк
Халыкара өлкәннәр көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдык. Без, Күзкәй авылының бер төркем ветераннары, менә ничә ел инде скандинавларча йөрү белән шөгыльләнәбез. Сукмагыбыз авыл кырыеннан башлана. Сул якта урман полосасы, ә уңда «Ярыш» хуҗалыгының ап-ак итеп агартылган, яңартылган ферма биналары тезелеп киткән. Көзен монда рәт-рәт булып терлекләргә кышка әзерләнгән печән, салам рулоннары тезелеп китте. Муллык, бөтенлек күңелне сөендерә. Көн саен таңнан хуҗалыкның козлятник үләне басуы аша салынган юлдан Минзәлә районыннан аерып торучы елга буена барганда мондагы хозурлыкка сокланабыз. Тик юл буена ташлап калдырылган чүп-чар, төрле эчемлекләрдән бушаган савытлар, полиэтилен пакет кисәкләре шушы матурлыкның төсен җибәрә.
Бер көнне иртән баруыбызга юл буена, олы пакетка тутырып, бушаган шешәләр ташлап киткәннәр. Түземлегебез бетте һәм менә үзебезнең бәйрәмебез – Өлкәннәр көнен истәлекле итеп үткәрергә ниятләдек – өмә оештырдык. Юл буендагы, шулай ук җил белән басуга таралган чүп-чарны пакетларга тутырып, юл буена чыгардык. Ринат Зыязетдинов үзенең автомобилен алып килеп, аларны чүплеккә илтте.
Әйтәсе килгән төп сүзем бу түгел иде. Авылыбызны никадәр чиста тотарга тырышсалар да (атнасына ике тапкыр көне-сәгате белән чүп машинасы килеп тора), машина тәрәзәсеннән ыргытып киткән төрле чүп-чарны, тыкрыкларга ташлап калдырылган шәраб савытларын күргәч күңел әрни: үзебез яши торган тирәлек, газиз җиребез бит. Биредә яшибез, сулыш алабыз, балалар үстерәбез. Саклап тотарга, пычратмаска иде туып-үскән җиребезне. Дөнья бик матур, табигатебез сокланып туймаслык. Чүп-чарны әллә кайлардан китереп ташламыйлар – үзебезнең тәрбия җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев