Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмәләрнең хәтере бар

Адәм баласы, гомеренең чигенә якынлашкан саен, узган елларын, бала чагын, яшьлеген искә тошерә, үткән гомеренә үзенчә исәп-хисап ясый. Кешенең туган авылы, туган нигезе-аның тормышының нигез ташы сыман.Чишмәләргә мәхәббәт миндә тумыштан киләдер ахры. Без бит авылыбыз чишмәсенең суын эчеп үстек. .

1946 елның көзендә авылыбыз күперенең алгы ягында инеш буенда ике
зур комташ арасыннан сап-салкын сулы чишмә агып чыга. Ул комташларның
алды сайрак табак сыман чокырланган. Төбенә вак-вак чуерташлар
җәелгән,кыр-кырларына олы ташлар тезелгән. Бу су болганчыкланмасын дип
эшләнелгән була шулай. Чишмә суы чокырга тулып тора,артканы агып
инешкә кушыла. Һәр кеше чишмәгә үзенең чүмече,чиләге,көянтәсе белән
килә. Чүмеч белән сак кына тутырсаң-суы да болганмый. Чишмәгә бөтен
авыл кешеләре йөри. Кайчагында суга зур чиратлар да була. Чишмәнең
аерым исеме дә булмый. Аны Запор чишмәсе дип йөртәләр. Революциягә
кадәр хәзерге күпер урамында буа булган. Буа запорлы,ягьни ачылып-ябыла
торган. Су кирәк булса-буа каршына корылма куела;кирәк булмаса –корылма
күтәрелеп, су агып китә. 50 еллар азагында авылның ир-атлары Галиуллин
Галимулла, Хафизов Асаф, Хасимов Мәгьсүм абыйлар чишмәгә торба
куялар. Торбадан мул итеп су килә, авыл халкы бик сөенә. Суга да чүмечсез
генә килә башлыйлар. Галимулла абый җитәкчелегендә ир-атлар калын
такталардан чишмәгә улак ясап куялар. Түбән башын тишекле итеп ,чөй
кагалар. Халык рәхәтләнеп кер чайкый. Авылга су кергәч, чишмәгә игьтибар
кимеде. Чишмә үпкәләп агымын әкренәйтте, суларын качырды. Шуннан
чишмә юлын яңадан ачтылар.Авыл картларының сүзен хуплап, мәрхум
авылыбызның яшь эшмәкәре Вил Хәсәншин төзелеш материаллары белән
булышты, матди ярдәм күрсәтте. Су юлын күтәрделәр,беседка ясадылар.
Чишмәне хәзерге халәтенә китерделәр. Шуннан соң авылдашлар бу чишмәне
Вил чишмәсе дип йөртэ башладылар. Авылыбызның китапханәсе каршында
“Чишмәгә юл” исемле Акция эшли башлады. Балалар белән чишмәләргә
сәяхәт оештырабыз, җыештыру эшләре алып барабыз. Чишмә-Аллаһы Тәгалә
биргән зур нигьмәт, чиста су, ә су –тормыш чыганагы. Чишмәнең саф суы
сусауны гына басып калмый,тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына
туктап,бит-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй
була,җиңеләеп китәсең. Күрәсең шуңадыр, кешелек дөньясы элек-электән
чишмәләргә игьтибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм
тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Чишмәләрнең хәтере бар,дип
тә сөйли кешеләр,бардыр. Ни дисән, ерак җирләрдән авылга кайткан кеше иң
башта чишмә буена килә,салкын суын алып битен чайкый,аннан яр читенә
утырып догасын кыла.Еллар узу белән чишмәләрнең кадерен тагын да
аңларбыз әле.

Кувады авылы китапханә мөдире Гайсина Л.Д.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев