Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмәләрне барладык

Безнең халыкта сулыкларга элек-электән изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торганнар. Аның саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Чишмә янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.

Боерганның мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән бергәләшеп, без авылыбыз чишмәләрен барларга сәяхәткә чыктык. Иң башта авылдашыбыз, мөгаллимә Гөлфирә апа Миннәхмәтова белән чишмә янында очрашып, аның чишмәләре тарихы турында сөйләгәнен йотлыгып тыңладык. «Кыям чишмәсе»нә атларын су эчертергә килгән сугыш ветераны Кыям Минһаҗев турындагы истәлекләр бик кызыклы булды. Гомере буе колхоз атларын караган ул, Сабантуйлар өчен чабышкылар әзерләгән. Ул чабышкылар тирә-як авылларда һәрчак беренче килгәннәр. Кыям абзый караган атларның кушаматлары Дунай һәм Днепр булган. Чөнки Кыям агай үзе дә шул җирләрдә сугыш юлы узган, шунда яраланып, сыңар аягын калдырып кайткан. Авылдашлар аның истәлеге итеп чишмәне «Кыям чишмәсе» дип йөртәләр. Әле быел гына авылдашларыбыз Гайнелхәмәт белән Мөдәрис абыйлар чишмәне төзекләндереп, матурлап куйганнар. Шул чишмәнең суын эчеп, чишмә янында рәхәтләнеп ял иттек.
Юлыбызны дәвам итеп «Миңнәхмәт чишмәсе» янына да килдек. Чишмәбез бик кызганыч хәлдә икән. Авылдашлар бергәләп җыелып, чишмәне чистартырга кирәк дигән фикергә килдек. 

Фото Флүзә Сәлимова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев