Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте
Су-безнең төп байлыгыбыз.Су булмаса ипи дә,башкасы да үсми.
Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар.Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар.Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре,картлары күзәтеп,карап торганнар. Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Бүген без, Боерган мәктәбе яны лагерында ял итүче балалар белән бергәләшеп авылыбыз чишмәләрен барларга сәяхәткә чыктык. Авылдашыбыз,мөгаллимә Гөлфирә апа Миннәхмәтова белән чишмә янында очрашып , аның авылыбыз чишмәләре тарихы турында сөйләгәнен йотлыгып тыңладык."Кыям чишмә"сенә атларын су эчертергә килгән сугыш ветераны Кыям Мингазов турындагы истәлекләре бик кызыклы булды. Гомере буе колхоз атларын караган ул, сабантуйлар өчен чабышкылар әзерләгән, ул чабышкылар тирә як авылларда һәрчак беренче килгәннәр. Ул караган атларының исемнәре "Дунай", "Днепр" исемле булган. Чөнки Кыям агай үзе дә шул җирләрдә сугыш юлы узган, шунда яраланып, сыңар аягын калдырып кайткан .Авылдашлар аның истәлеге итеп чишмәне "Кыям чишмәсе" дип атап йөртәләр. Әле быел гына Гайнелхәмәт белән Мөдәрис абыйлар чишмәне төзекләндереп, матурлап куйганнар, рәхмәт яусын аларга!Шул чишмәнең суын эчеп, чишмә янында рәхәтләнеп ял иттек.
Юлыбызны дәвам итеп "Миннәхмәт"чишмәсе янына да килдек,чишмәбез бик кызганыч хәлдә икән, авылдашлар бергәләшеп җыелып, чишмәне тазартырга кирәк дип фикерләштек.
Безгә чишмәләрне саклап,карап,чистартып торырга кирәк.Чишмә яннары ял итеп китә торган,кызыгып туктап,матурлыгына сокланып карый торган урын булсын иде!Чишмәләребез җырда җырланганча,илләргә иминлек теләп,челтерәп аксыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев