Чирле мал аягына басса, бу – хезмәтебезнең иң югары күрсәткече
Бөек галим И.П.Павлов «Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелекне дәвалый» дип юкка гына әйтмәгән. Авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария хезмәткәрләренең роле зурдан. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә. Терлекләрне, кош-кортларны дәвалаучы, кешеләрнең сәламәтлеген саклау сагында торучы һәм азык-төлек продуктларының чисталыгы өчен җавап бирүче ветеринарлар шушы көннәрдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Араларында 40 елдан артык гомерләрен ветеринариягә багышлаган, республиканың атказанган ветеринар табибы исемен йөртүчеләр, яшь белгеч буларак эшли башлап, кыска вакыт эчендә баш эпизоотолог булучылар да бар.
Бүгенге көндә район ветеринария берләшмәсендә барлыгы 70 кеше эшли. Шуларның 21е авыл хуҗалыгы оешмаларына хезмәт күрсәтүчеләр, 9ы ветеринария лабораториясендә эшләүчеләр.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә
5 миллионнан артык кош-корт, 16 меңгә якын мөгезле эре терлеккә һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлеккә ветеринария хезмәте күрсәтелә. Район территориясендә биш участокта ветеринария пунктлары эшли, аларда 14 ветеринар табиб хезмәт куя.
Илдус Якупов
– озак еллар ветеринария тармагында эшләгән, чын мал табибы икәнен исбатлаган һөнәр остасы.
Балачактан ук хайваннарны яраткан, тугыз яшеннән йорт хуҗалыгында эшли башлаган Илдус Илгиз улы тумышы белән Саба районы Иске Икшермә авылыннан.
– Әти-әнием бик күп мал тоттылар – сыерлар, үгезләр, сарыклар, ат асрадылар, кош-кортларыбыз да байтак булды. Безгә авылның ветеринар табибы, мәрхүм Виктор абый еш килә иде. Мин гел аның артыннан калмыйча, аңа ияреп йөри идем. Шулай итеп, бу һөнәр миңа кечкенәдән үк бик кызыклы тоелды, – дип сөйли башлады Илдус Якупов үзе турында.
Мәктәптә укыганда да ул химия, биология дәресләрен аеруча яратып үзләштерә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, бер дә икеләнмичә, ветеринария институтына укырга керергә ниятли һәм шушы максатын гамәлгә ашыру, тормышын авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән бәйләү өчен Казанга юл тота. Укып бетергәч, иң башта туган авылына эшкә кайта. Хезмәт юлын 1986 елда Мамадыш районы Җөри авылында баш ветеринария табибы булып башлый. Яшь табибның тырышлыгын, намуслы эшен район башлыгы Рафаэль Кадыйров тиз арада күреп ала һәм аңа ветеринар – акушер-гинеколог вазифасын тәкъдим итә. Соңрак Илдус Якупов безнең районның Түбән Суыксу авылында баш ветеринар булып 12 ел эшли.
– Шул елларда әлеге җирлектә ясалма орлыкландыруны керттек. Шулай ук йогышлы авыруларны булдырмау өстендә дә күләмле эш алып бардык, малларда очрый торган көчле авыру некробактериозны 30 процентка киметтек, – ди белгеч.
1999 елда Илдус Якупов район авыл хуҗалыгы идарәсенә терлекчелек бүлеге башлыгы итеп билгеләнә. Ул чорда район терлекчелек продукцияләрен җитештерү буенча республикада 8нче урынга чыга. 2004-2009 елларда «Чаллы-Бройлер» җәмгыятенең бройлерлар үрчетү цехын җитәкли, 2009 елда Сарман районындагы Нөркәй агрофирмасында ветеринар табиб, 2011 елдан хәзерге көнгә кадәр «Р-Агро» хуҗалыгында баш ветеринар булып эшли.
Илдус Якупов 2012 елда грант отуга ирешә, ике мәртәбә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 2015 елда Илдус Якуповка республиканың атказанган ветеринария табибы исеме бирелә.
Мөнип Хисаметдинов
– 40 елдан артык гомерен ветеринариягә багышлаган хезмәткәр.
– Терлекләр яратуым гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән әти-әниемнән килә, – ди Мөнип Мостафа улы үзе турында.
Буа ветеринария техникумын тәмамлагач, 1976 елда ул районның ветеринария берләшмәсенә ветеринар-фельдшер булып эшкә кайта. Яшь белгечнең төп вазифасы маллардан кан алу һәм вакцинация ясау була.
– Элек малларның мөгезеннән тотып, муеныннан кан ала идек. Энәләр зур, аларны сыерның муенына туры итеп кертү авыр иде. Беренче тапкыр кан алганда нык борчылдым, аннан соң кул әкренләп күнекте, – дип искә төшерә хезмәт юлының башын Мөнип Хисаметдинов.
– Вакыт уза, заманалар үзгәрә. Хәзер ветеринария өлкәсендә яңа технологияләр, яңа алымнар кулланыла. Кан алуда файдаланыла торган җиһазлар – вакуумлы савытлар, энәләр, сигез белгечне алыштыра торган тудыру аппараты һәм көчле дарулар, – дип аңлата табиб.
Мөнип Хисаметдинов 1992 елда икмәк продуктлары комбинатына ветеринар табиб булып эшкә урнаша, анда 22 ел хезмәт куя. 2014 елда ул район ветеринария берләшмәсенә ветеринар табиб-эпизоотолог булып кайта. Бүгенге көндә дә ул биредә хезмәт куя.
– Үз эшемне бик яратам. Безнең максат – терлекләрдә авыру булдырмау һәм малларны инфекцияләрдән саклау, – ди Мөнип Мостафа улы.
Әлфирә Харисова
– кыска вакыт эчендә баш эпизоотолог булуга ирешкән яшь белгеч.
Әлфирә Харисова авыл хуҗалыгындагы эшчәнлеген 2007 елда «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә башлаган. Биредә инкубаторда ветеринар-оператор булып эшләп, бераз тәҗрибә туплагач, 2013 елда район ветеринария берләшмәсенә лаборант булып эшкә килә. Озак та үтми, аңа җаваплы вазифа – баш эпизоотолог эше тапшырыла. Бу эштә ул инде биш елдан артык хезмәт куя, үз өстенә алган вазифасын төгәл үтәвен билгеләп үтәләр коллективта. Ул йогышлы авыруларга каршы вакцинация схемасын дөрес итеп төзергә, авырулар ачыкланган очракта карантин чараларын вакытында кертергә тиеш һәм, әлбәттә инде, районның, гомумән, республиканың, илнең эпизоотик вәзгыятеннән һәрчак хәбәрдар булырга тиеш. Эше зур төгәллек сорый, бер хата районда икътисадый югалтуларга китерергә мөмкин.
– Башта бик авыр булды. Районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларын да белеп бетерми идем. Ул вакыттагы җитәкчем, мәрхүм Әнсәр Әбделманов нык ярдәм итте. Ул бик яхшы укытучым булды. Әнсәр Әхәтович биргән киңәшләрне һәрчак истә тотам, аларны һәрвакыт кулланам. Шулай ук олы яшьтәге, тәҗрибәле эпизоотологлар һәрдаим ярдәм кулын сузалар, – ди Әлфирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев