Якты юл
  • Рус Тат
  • Чираттагы «Тоннель»

    ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдка 21 сентябрьдә иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр чыгачаклар. Тикшерү урыны – Иштирәк авылы. Бу юлы инспекторлар алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларны ачыклаячаклар. 

    Моңа кадәр «Тоннель» рейды Борды авылында үткәрелгән иде. Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның хәбәр итүенчә, ул көнне юл йөрү кагыйдәләрен бозуның тугыз очрагы ачыкланган. Шуларның алтысы – куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү, берсе – баланы махсус утыргычсыз алып бару, икесе иминиятләштерү килешүе булмау. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: