Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чебенледә Хәтер көне    

Чебенленең Хәтер көне  быел кемнәрне генә дәшеп кайтармаган!  Кайлардан гына талпынып кайтмаган авылдашлар! Казаннан, Ижаудан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Чаллыдан, тирә-күрше авыллардан балалары, оныклары белән төялешеп кайтканнар.  Кочаклашып хәл-әхвәл сораштык, күрше-күләнне, сыйныфташларны барладык, истәлеккә фотоларга төштек. Тик сөенешеп күрешсәк тә, бөтен сүзләр 47 ел элек  бәгырьләрне өткән фаҗигагә  әйләнеп кайтты.... 

     Очрашу һәр елдагыча авылыбыз истәлегенә куелган мәрмәр һәйкәл янында башланды. Боерган авыл җирлеге  имам-хатибы Рәшит Мөхәммәтшин  җитәкчелегендә авыл өлкәннәре Чебенлебез рухына дога кылдылар. Хәзрәтнең  хәер-фатихасын алганнан соң, авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Фердинанд Вәсил улы Шәвәлиев чебенлеләргә изге теләкләрен җиткерде, үксезлек сындырмаган көчле рухыбызга соклануын белдерде.
     Халык, чыннан да,  таш кыядай көчле  бездә. Мәйдан тирәли тезелешеп утырган авылыбыз аксакаллары – 90га җитеп килүче  данлыклы машина йөртүче Гайнетдин абый Хәйретдинов, халыкка дин-әхлак гыйлемнәрен иңдереп, үзләре дә  намус аклыгы булып яшәүче Шәйхразый абый  Салихов, Фаил абый Шамилов, Гайнетдин абыйның гомер юлдашы, бүген дә телеңне йотарлык чәк-чәкләр пешерүче уңган Мәгфия апабызга һәм, язмышына язган кайгыларда  да  күңел сафлыгын югалтмаган  сөйкемле Рәйханә апага карап күңел сөенде.  5 сәгатькә сузылган очрашудан кузгалмыйча, ахыргача шәмдәй төп-төз булып утырдылар. Мең рәхмәт  Сезгә, кадерлеләребез!
     Хәтер-хатирә... Ул елны да җәй шулкадәр матур килде. Ыкның арягында җәйрәп яткан болыннарда каерылып печән уңды, чалт кояш нурларында кызарып пешкән  җир җиләкләренең, әрәмәлектә өлгергән бөрлегәннәрнең хуш исе бөтен  җиһанга таралды. Алтын келәм булып җәйрәп яткан басуларда игеннәр башакка тулышты... Тик халык сөенеп уракка төшәргә әзерләнгән көннәрнең берсендә, аяз көндә яшен суккан кебек, өйдән-өйгә шомлы хәбәр йөгерде. “Авылны су басачак, халкы чит җирләргә күчереләчәк!” Шул көннәрдә халык кичергән хәсрәтне “Кып-кызыл җәй иде...” поэмасында тетрәнеп язган идем. “Яран гөл” фольклор ансамбле шул нигездә искиткеч  бай бизәлешле музыкаль композиция әзерләгән. Авыл кызлары, чиккән аляпкычларын җилфердәтеп,  җырлый-җырлый бөрлегәннән кайтканда, сагыштан эчләр өзелде. Иң мөһиме,  көймәсе дә, кәрзин тулы җиләкләре дә чын!  Нәфис фильм төшерерлек!  Чебенле  егете Сәетнур Мөхәммәтшинның да  хәтеренә күзләр тимәсен!  Зур артистларга  гына хас затлы мәкам белән тулы бер поэманы яттан  сөйләде.  Филига Мингазова җырлаганда, кылган үскән елга буйларын кочып елаган ир-егетләр күз алдына килде. Күзләр яшькә чыланды. “Акчарлак”  мәдәният йортының режиссеры Рәфидә Фатыйхова җитәкләгән  ансамбль -  үзешчән  башкаручыларның республика фестивале  лауреаты.  Күптән түгел төрки халыкларның халыкара фестивалендә махсус диплом белән бүләкләнгән. 
     Ыкның суы хикмәти көчкә ия диюләре хактыр да.  Арабыздан күпме галимнәр, исемнәре республикада танылган табиблар, мөгаллимнәр, язучылар, журналистлар, композиторлар үсеп чыкты. Авыл тарихын төрле чыганаклардан  бөртекләп җыеп, саллы бер китапка туплаган авылдашым Азат Хаҗиев та, талантлы композитор,  берсеннән-берсе моңлы 200ләп җыр авторы  Рөстәм Әхмәтханов та, данлыклы машина йөртүче Гайнетдин абый Хәйретдинов та, бөтен гомерен авыл хуҗалыгын  яшәтүгә багышлаган алтын медальле җитәкче  Зөфәр абый Мифтахов та, дәрәҗәле югары уку йортларын яуларлык төпле белем биргән укытучыларыбыз  Гөлфия апа Әһлиева белән Камил абый Хөснетдинов та  -  Чебенленең йөзек кашына тиң шәхесләр.  
     Хәер, бездә  талантсыз кеше юктыр да. Быелгы очрашу урыны, күрче, затлы күргәзмәләргә куярлык! Печәнчеләр ял итү өчен ясаган куыштан  алып, авыл тарихын,  шул еллардагы көндәлек яшәешен  чагылдырган экспонатларга, эш коралларына  кадәр  Чебенле егетләренең күңел җылысы, туган  җиргә булган чиксез мәхәбәте белән сугарылган. Бертуган Зөфәр һәм Фәрит Ясавиевлар,  Сәетнур Мөхәммәтшин, Шамил Хөснетдинов һәм . Гайнелхәмәт Хаҗиевлар бер ай дәвамында  янып-көеп  авылның тарихи почмагын әзерләгәннәр. Ә Фәрит Ясавиев  һәр гаиләнең торган нигезен, яшәгән урамын, тыкрыгын  күрсәтеп, тулысынча исемнәрен язып, Чебенле авылының картасын  ясаган. 
     Әлеге ир-егетләрнең һәркайсын, шулай ук  беренче Хәтер көненнән башлап, һәр очрашуның финанс  ягын тәэмин иткән фидакарь  затларыбыз Фәрит Хәмәтдиновны, Зөфәр абый Мифтаховны,  оештыру эшләрендә актив катнашкан Рәшит Әхмәтҗановны, Мулланур Кадыйровны, бүгенге  очрашуның үзәгендә торган Рәшит хәзрәтне һәм   Фердинанд Вәсил улын мәйдан түренә чакырып зурладык! “Сез  булганда,  очрашуларның ялкыны сүрелмәс. Имин генә булыгыз, берүк!” дидек.
      Җырлап, биеп күңелләрне юатсак та, Хәтер көне бәйрәм түгел. 47 ел эчендә  мәңгелеккә күчкән  авылдашларыбызны, әти-әниләрне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чебенле сабан туйларын шушы үзәнгә кайтару өчен янып-көеп йөргән  Тәлгать Гәрәев рухына да изге догаларыбыз барып ирешсен. Син үтенеп  сораган Чебенле гимнын  яздым, кадерле авылдашым!  Халык бик җылы итеп кабул итте.. Җаның күкләрдә булса, сөенеп тыңлагансыңдыр...
     Чебенленең Хәтер көнен беренче тапкыр 1998 елның 12  июнендә үткәргән идек. Басу капкасының чыңлы кыңгыравына басып, халык тулы мәйданга аяк баскан мизгелләр әле дә күз алдында. Шул көнне авылыбызның  якты истәлегенә ак мәрмәрдән һәйкәл куелды.  Әлеге изге гамәлне гади авыл китапханәчесе, рухы, күңел байлыгы белән галимнәргә торышлы Флүзә Сәлимова башлап җибәрде һәм узган 24 ел дәвамында һәр очрашуны алып баруга көчен дә, вакытын да кызганмады. Чебенлеләр бу хакта беркайчан да онытмаячак. Аның белән иңгә-иң торып, музыкаль  бизәлеш өчен җавап биргән  Рәфидә Фатыйховага да рәхмәтле чебенлеләр.  Бу юлы да алып баручы Рөстәм Әхмәтхановның, чын мәгнәсендә,  уң кулы булды. 
     Мәйдан  түрендә – Чебенле йолдызы, чың чишмәдәй гаҗәеп матур аһәңле җырчыбыз, композитор Рөстәм Әхмәтхановның кызы  Айзирә Габдуллина. Ничә еллар инде чебенлеләрнең сагышын җырлый ул. “Синдә калган гүзәл мизгелләрем йөрәгемә мәңге уелган”, “Игәт тавы итәгеннән челтер чишмә агадыр”, “Әрәмәлектә бөрлегән өлгергән – телең йотарлык!” “Төнбоектан тәкыялар патша кызы таҗы кебек” Күңелгә шулкадәр якын  сүзләр! 
    Җиләкле болыннары, балыклы күлләре, чыңлы чишмәләре белән генә түгел, берсе өчен берсе җанын бирергә әзер торучы олы йөрәкле, риясыз халкы белән дә гүзәл иде Чебенлебез. Капкалар-ишекләр бикләнеп тормаган, табыннар сыйлы булмаса да, бар булганын бүлешеп яшәгән, иң беренче мунча парына күршедәге ялгыз әбекәйләрне чакырып,  чәй эчереп озаткан, йомшак яшел чирәм үскән тыкрыкларны, алтын комлы су буйларын  иртәдән кичкә кадәр  яланаяк урап туймаган  Бәхет илендә яшәдек бит без! Бүген дә кычытканлы нигезләре шәйләнеп кенә торган  авыл урыныннан да кадерлерәк җир юк . Сагыштан сызган йөрәкләр бары шушы үзәндә очрашып сөйләшкәннән соң гына тынычлык таба... Гөрләп яшәп яткан авылны харап иттеләр! “Шундый рәхәт итеп очкан чакта канатларны каерды язмыш!”дип, әрнеп-ачынып  язган идем бер шигыремдә.

Чебенледә Хәтер көне

     1963 елның 19 мартында  төзелә башлаган Түбән Кама сусаклагычы турында чебенлеләр дә хәбәрдар була, ләкин  әлеге төзелешнең  бик тиз арада  аянычлы  язмышка дучар итәчәген башларына да китермиләр. Ул арада су-электр станциясенең куәтен арттыру максатында, Кама суының биеклеген күтәрергә дигән  карарга кул куела.  Халык фикерен, теләген сораучы да булмый. Нәтиҗәдә, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларында барлыгы 78 мең гектар җир су астында кала. Күпме урманнар киселә, күпме болынлыклар  юкка чыга!  139 колхоз һәм 20 совхозга караган җирләрдә яшәгән 13 200 хуҗалык  ата-бабалары корган нигезләреннән тамырлары белән  кубарылып, чит җирләргә күчерелә. 200дән артык хуҗалыгы булган Чебенле дә хәсрәтле язмышка дучар була. 1971 елда башланган күчү гарасаты 1975 елда төгәлләнә.  Шул елны Чебенле (Тойгузино) авылы рәсми исәпләрдән төшерелә. Исеме Татарстан картасыннан да юкка чыга. Шулай итеп, Ык буена утырган иң гүзәл авылларның берсе дөнья йөзеннән юкка чыга.
 ...Зиратны күчерергә килгән хәрбиләрне вәхшиләр белән тиңли халык.  Аларның гамәлен тетрәнеп күзәтә. Чәчләр үрә торырлык, җинаятькә тиң  хәл турында бүген дә тыныч кына сөйли алмый шул елларның шаһитлары.  Гасырлар дәвамында  авыл зиратына күмелгән мәетләрне каберләреннән кубарып, бульдозерлар белән эттерәләр. Чыккан сөякләрне  тау башында утырган Боерган зиратына траншея казып күмәләр. Зират урыны басу итеп сөрелә.  Ул басудан тагын ничәмә еллар баш, аяк-кул сөякләре чыга. Ә иң аянычы – күпме михнәтләр күреп күчерелгән авыл урынын су басмый кала! Сусаклагычны төзүчеләр су биеклеген тиешле биеклеккә күтәрә алмый.  Күпме күз яше түгеп, туган җирне югалту хәсрәтеннән бәгырьләр өзелү, күпме көч түгеп,  яңа урында тормыш кору – боларның берсе дә кирәк булмаган икән бит! Түрәләр ялгышы бик кыйммәт түләнде -  күпме  халык туган җирсез, туган нигезсез калды!  Чит җирләрдә зар елап гомер кичерде. 
     Ачынып та, горурланып та тарих битләрен актарам. Архивларда сакланган чыганаклардан күренгәнчә, авылга нигез салган беренче кешеләр Ык елгасының сул як ярына 960 елларда ук килеп урнашалар. Халык , нигездә, балык тоту, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Көмеш сулы Ык елгасының аръягында җиләкле, чияле, күгәнле болыннар җәйрәп ята. Алтын комлы яр буйларында  җәй буе кинәнеп су коенган бала-чага тавышы тынып тормый. Оҗмахка тиң шундый  гүзәллек хозурында яшәгән халык та башка авыллардан үзенең зыялылыгы, гыйлемгә омтылышы  белән  аерылып тора.  Әйтик, 1849 елда ачылган мәдрәсәдә ислам дине кануннары белән беррәттән дөньяви фәннәрдән дә  шактый  мәгълүмат бирелә. Төрле авыллардан  җыелган ир балалар  гыйлем ала биредә. 1868 елда шәкертләрнең  саны 170кә  җитә, шуларның 100дән артыгы Чебенледән була. Әлеге мәдрәсә нигезендә 19З7-38 елларда бер еллык тулы булмаган мәктәп ачыла. Ә 1939 елда яңа мәктәп төзелеп бетә. Без әнә шул Тойгузино ( авылның документларда йөргән рәсми исеме) сигезьеллык мәктәбендә 1968 елга кадәр белем алдык.  
      Элек-электән кыюлыгы, бунтарьлыгы белән дә аерылып торган чебенлеләр. Пугач яуларына типсә-тимер өзәрлек 100әр ир- егетен биргән, Бөек Ватан сугышына 163кешесен озаткан Чебенле. 122се яу кырында мәңгегә ятып калган. Әнә шундый яулардан да исән чыккан, ачлыгын-михнәтен дә кичергән халыкны, инде матур хыяллар, өметләр белән гөрләп яшәп яткан мәлендә тамыры белән йолкып-кубарып  ал да,  өр-яңадан тормыш корырга мәҗбүр ит!  Шул фаҗигадән дә сынмады чебенлеләр, кабаттан тураеп бастык. Тормышын да кордык, менә дигән балалар да үстердек. Инде, иншалла, оныклар сөябез! Безгә алмашка Чебенленең өр-яңа буыны үсеп килә. Әнә ничек матур итеп чыгыш ясадылар!   
     Мәйдан түрендә чыгыш ясаган һәркем  -  Тимергали хәзрәт  кызы Фәридә апа Бикова да,  сөйләм теленең байлыгы белән галимнәргә тиңләшерлек  чордашым Рәүфә Кадыйрова да,  Боерган мәктәбе укытучысы Бибинур Хәмәтова да, шагыйрь  Рафис Мәүҗиев тә  әнә шул хакта сөенеп, горурланып сөйләделәр. Очрашуның хөрмәтле кунагы -   Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы,  халкыбызның талантлы кызы Хәния Гәрәеваның чыгышы да ямь өстенә ямь булды.  Изге айлы мәчет  сурәтләнгән картинасын мәчеткә бүләк итте.
      Әнә шундый дулкынландыргыч мизгелләре белән истә калды Хәтер көне. Очрашуны бер сулышта, шундый җылы итеп алып  барган, моңлы җырлары белән  күңелләргә ял биргән хөрмәтле авылдашым Рөстәм Әхмәтхановка, аның талантлы кызлары Айзирә белән Айгөлгә, оныклары Розалиягә, гомер юлдашы Зөләйха апага бөтен авылдашларның ихлас рәхмәтен җиткерәм. Эчкерсез, йомшак  күңелле  шушы апабыздан башка бер генә бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый. Җаныкаем быел да болын кадәр ике бәлеш пешереп алып килгән. Тәме – телеңне йотарлык! Ничә ел рәттән шулай зурлап сыйлый чебенлеләрне.
     Чебенленең Хәтер көнендә алган хис-тойгылар әле күңелләрдә озак сакланыр  Җырлый-җырлый еладык та, дәртләнеп биедек тә, сагышланып шигырьләр дә укыдык. Чебенле кызлары пешергән боткадан да авыз иттек. Киләсе елга да шушы үзәндә  очрашырга сүзләр куешып таралыштык. Илләр-еллар  гына  имин булсын!

Реклама


Рәзинә Насыйбуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре


Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X