Чәчү темплары бераз кимеде
Ял көннәрендә яуган явым-төшемнәр чәчү темпларын киметте. Көн бераз җилләгәч игенчеләргә кырга чыгу мөмкинлеге туды.
Әмма яңгырлар чәчүлекләр өчен файдалы, диләр белгечләр. Туфрак дымга мохтаҗ. Бүгенгә районда барлыгы 6,5 мең гектардан артык мәйданда язгы культуралар чәчелгән. Болар – арпа, язгы бодай, вика, борчак һәм шикәр чөгендере кебек культуралар. Көзге культураларга килгәндә, яуган кар һәм урыны белән төнлә -5 градуска кадәр төшкән һава температурасы алар өчен өстәмә сынау булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев