Чатнама суыкларны ничек кичерәсез?
Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Люция Латыйпова, Иштирәк авылы:
– Салкыннар чынлап торып, җиң сызганып килде. 13 январьда бездә 32 градус салкын булды. Балалар өйдә. Ирем кичтән машинаның аккумуляторын өйгә кертеп куйды, шуңа күрә иртә белән машина җиңел генә кабынды. Ә менә күршебез безнең кебек аккмулятор кертеп мәшәкатьләнмәгән, автомобилен кабыза алмыйча интекте.
Өебезне утын ягып җылытабыз. Ирем белән төнлә чиратлашып торып, даими рәвештә мичкә яктык. Сарайдагы тавыклар кәҗәләр белән бергә. Бер-берсен тәннәре белән җылыталар. Иртәнге алтыда торып барысын да ашаттым. Малларга печәнне һәм катнашазыкны күбрәк салдым – салкында энергия күп тотыла бит ул.
Тамара Лобова, Комсомолец поселогы:
– Мин һава торышы нинди булса да зарланмыйм. Һәрберсе үзенчә матур. Иң мөһиме – һава торышына карап, дөрес итеп киенергә кирәк. Хәзер климат әкренләп кенә үзгәрүгә таба бара. Элеккеге кебек көчле салкыннар юк диярлек. Балачагымда, хәтерлим әле, кыш буена 30 градус салкынлык була иде. Ә хәзер мондый һава торышы күп дигәндә атна-ун көн генә тора. Тормышыбыз да яхшы якка үзгәрде – яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Утын кисеп-ярып интегәсе түгел, өйләргә газ кергән. Тавыкларыма җылы булсын дип электр лампасы кабызып куям. Бүген бик салкын булды, шуңа күрә машинаны кабызып тормадык. Югыйсә, поселок эчендә берәр җиргә барасы булса да машина кабызабыз бит. Салкында, кар шыгырдатып җәяү генә йөрдек. Җылы киемнән салкында да рәхәтләнеп җәяү йөрергә була. Райондашларыма сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге телим.
Гөлшат Хасимова, Куады авылы:
– Суык. Төнлә 35 градус салкынлыкны күрсәтте термометр. Беренче класста укучы улымны мәктәпкә җибәрмәдем. Ирем иртә белән торып мунча якты. Сулары калган иде, шуны җебетергә дип. Өйгә газ кергән, җылы. Урамга чыкканда җылы киемнәр кияргә кирәк. Урамда эшләүчеләр ничек түзәдер. Аларга Аллаһ ярдәм бирсен инде. Кайнар чәйләре кул астында булып торсын. Барлык халыкка да сәламәтлек телим. Салкыннар узып китә ул, мондый көннәрне матур итеп кабул итә белергә генә кирәк.
Зөлфирә Бәхтиева, Иске Абдул авылы:
– Бездә 33 градус салкын булды. Шуңа күрә балалар мәктәпкә бармады. Өебез – җылы, мал-туарларыбыз да исән-имин. Чатнама суык булса да кибеткә барып килдем. Җиле булмагач, салкыны үзәккә үтәрлек түгел иде. Бу – чын кыш! Чатнама суыклар 2010 елның январенда булды. Ул елны январь аеның буеннан-буена зәмһәрир салкыннар торды. Шуннан соң бу кадәр салкын булганын хәтерләмим дә.
Любовь Гаврилова, Кече Шилнә авылы:
– Чынлап та, бик салкын. Баланы мәктәпкә җибәрмәдем, чөнки үзем авырып торам. Ирем машинабызны кабызып эшкә китте. Картлар әйтүенчә, чумылу (крещение) салкыннары башланды, элек январьда, нәкъ шушы вакытларда чатнама суыклар булган. Димәк, табигать ялгышмый!
Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле авылы:
– Балаларым Яр Чаллы мәктәпләрендә укый. Аларны укырга җибәрмәдем. Мәрхүм әбием Балтачтан иде. Ул: «Мондый зәмһәрир салкында коймак, тәбикмәк пешереп, чәй эчеп өйдә генә утырырга кирәк», – дип әйтә торган иде. Таба ашы пешереп, җылы өеңдә тәрәзәдән урамга карап, ак карларга сокланып утырудан да яхшысы юктыр ул! Кыш шундый булырга тиеш инде.
Нәсимә Гобәйдуллина, Малтабар авылы:
– Хәлләребез яхшы. Улымны укырга җибәрдек, мәктәп автобусында барасы булгач туңмый бит инде. Малларга суык анысы. Сыерны көч-хәл белән савып кердем, аппарат эшләмәде. Өйдә дә термометр 21 градусны гына күрсәтә. Юлдагылар имин йөрсен. Өйдәге кешегә авыр түгел, урамда, салкында эшләүчеләргә аллаһ ярдәм бирсен!
Ильвира Хәйбиева, Боерган авылы:
– Мәктәптә укучы балаларыбыз юк. Мал тотмыйбыз. Этебез будкасыннан күзәтеп кенә ята. Машинабызны кабыза алмадык, эшкә соңга калдым. Таксистлар авылга килеп алган өчен бәяне күтәргән – 1200 сумга өстәп тагын акча сорыйлар. Ярый әле эшемдә җитәкчеләребез яхшы кешеләр – машина белән килеп алдылар, рәхмәтләр яусын аларга.
Наталья Пекменова, Нефтебаза поселогы:
– 13 январьда балалар мәктәпкә бармады. Мөгаен, мәктәп автобусы кабынмагандыр. Алар Бәтке авылында укыйлар. Мин үзем «удаленка»да эшлим, ә иремнең ял көне булды. Шулай итеп, иң салкын көндә барыбыз да өйдә утырдык, урамга борыныбызны да тыкмадык.
Энҗе Галиәхмәтова, Калмия авылы:
Укучылар укыды. Балалар бакчасында сабыйлар гадәттәгедән кимрәк булды. Шулай да килүчеләр бар иде. Йорт хайваннарына салкын инде, әлбәттә. Ләкин алар сарай эчендә, асларына күп итеп салам түшәдек. Менә этләр генә кызганыч, аларга бик салкындыр инде. Машинаны без тиз кабыздык. Мунчабыз бик нык суынган иде. Ирем аны әзрәк җылытып алырга булды. Ә өйдә, аллага шөкер, җылы. Урамга чыкканда без яхшы итеп киенәбез. Кәефебез әйбәт – безне суыклар куркытмый.
Тәнзилә Шәйхнурова, Күзкәй авылы:
20-30 градус салкын салкынмыни ул? Хәзер өйләргә газ кергән. Аны ачарга, ябарга, киметергә була. Бүген утын әзерләп, утын ягып йорт җылытасы юк. Шулай булгач, зарланырга сәбәп юк. Минем йорт хайваннарым күп түгел. Сарыкларның йоны калын, алар туңмый. Аларны мин ишегалдына да чыгарам. Тавыкларым җылы урында, алар өчен дә борчылмыйм.
Менә хәзер 1978 елның кышын искә төшердем әле. Менә ичмасам суык булды ул елны – минус 50 градуска җитте. Ул вакытта бик авыр булды, җимеш агачлары өшеде. Быел уҗымнар да яхшы саклана, чөнки кар күп итеп яуды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев