Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда яшүсмерләр шайкасы эш итә дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми

Социаль челтәрләрдә Чаллы халкын шайка корбаны булмас өчен кич белән һәм төнлә ялгызың гына урамга чыкмаска чакыралар.

Чаллы Башкарма комитетында шәһәрдә яшүсмерләр шайкасы эш итә дигән мәгълүматны кире кактылар.

Социаль челтәрләрдә шәһәрдә яшүсмерләр бандасы оешуы, аларның Комсомол һәм Үзәк районнарның бер өлешендә яшәүче халыкны куркытып торуы турында мәгълүматлар таралды. Чаллы халкын шайка корбаны булмас өчен кич белән һәм төнлә ялгызың гына урамга чыкмаска чакыралар.

Аноним автор сүзләренчә, яшүсмерләр төркеме көндез бер егеткә һөҗүм иткән, аны кыйнап ташлаган һәм пычак белән кадаган.

«Дустымның абыйсына пычак белән чәнчегәннәр. Хәрби комиссариат янында бер ир-атны кыйнап үтергәннәр. 39нчы комплекста канга баткан ир-атны очраттым. Аңа билгесез кешеләр пычак белән һөҗүм иткән, акча янчыгын һәм телефонын талап алганнар», - дип яза аноним автор.

Автокала Башкарма комитеты вәкиле белдергәнчә, Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсендә шәһәрдә яшүсмерләр шайкасы эш итүе турындагы мәгълүматны кире какканнар.

Зыян күрүчеләрдән бер мөрәҗәгать тә килмәде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.

«Узган җиде көндә шәһәр урамнарында кешеләргә пычак белән һөҗүм итүгә бәйле очраклар теркәлмәде. Сводкада бары тик көнкүреш низагларында очлы әйберләр куллануга бәйле фактлар гына бар», - дип искәрттеләр полиция бүлегендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев