Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда "Сабан туе гүзәле" җиңүчесенә нинди бүләк тапшырылачагы мәгълүм булды

Бәйге быел егерме бишенче тапкыр үткәрелә.

Яр Чаллыда "Сабан туе гүзле-2018" бәйгесе финалына санаулы көннәр калып бара. Әлегә кызлар репетицияләргә йөри, дип яза "Шәһри Чаллы" басмасы.  

 

Танылган артистлар, режессерлар, хореографлар, сәхнә белгечләре, модельерлар аларны сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклегенә, сәхнә теленә, биергә-җырларга өйрәтәләр. Кыскасы, гүзәлләребез мастер-класслар үтәләр.

 

“Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесе 20 июньдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 19.00 сәгатьтә башлана. Ул быел 25 тапкыр уздырыла.

 

Кызларның барысына да номинацияләрдә бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләргә алтын-көмеш бизәнү әйберләре, милли бизәкле бил бау-хаситә дә керә. Ә “Сабантуе гүзәле-2018” енә туристик фирмадан юллама алу өчен сертификат биреләчәк. Җиңүче кайсы илгә, кайда барырга тели шуны үзе сайлаячак.

 

“Шәһри Чаллы” -Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесенең рәсми мәгълүмати партнеры. Безнең сайтта гүзәлләребез өчен тавыш бирү дәвам итә. 

Гадел юл белән иң күп тавыш җыйган сылуларыбызны (1–2 урын) элиталы матурлык салоннарына кыйммәтле сертификатлар көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев