Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасыннан 33 яшьлек ир-ат мәетен алып чыккан
Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында су коенган булган һәм батып үлгән.
Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасыннан 33 яшьлек ир-ат мәетен яр буена алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Узган шимбәдә Чаллыда яшәгән 33 яшьлек ир-ат Мәләкәс елгасында тиешле булмаган урында су кергән һәм батып үлгән.
6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре аның мәетен яр буеннан кырык метр эчтә табып алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев