Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда коронавирус йоктыручылар саны тиз артуга борчылалар

Автокалада коронавирус инфекциясе йоктыруның 1020 очрагы теркәлгән, 57 кеше медицина күзәтүендә кала.

Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавиурс инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 87 процентка җиткән һәм бу зур борчу уята. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев мэриядә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

30 ноябрьгә мәгълүматлардан күренгәнчә, шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1020 очрагы теркәлгән, 57 кеше медицина күзәтүендә кала. Инфекция йоктыручылар статистикасы республика буенча уртача күрсәткечләрдән 26,1 процентка кимрәк. Әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел, чөнки октябрьдә коронавирус йоктырган пациентлар саны — 64, ноябрьдә тагын 117 кешегә арткан, дип искәртте Бариев.

 

Чаллының баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, шәһәрнең муниципаль учреждениеләрен һәм бизнес-структураларын санитар нормаларга туры килү ягыннан тикшерү дәвам итә. Аерым алганда, Роспотребнадзор белгечләре сигез мәктәпне, өч балалар бакчасын һәм ике көллиятне тикшергән. Аларның берсендә дә нормадан читкә тайпылу күзәтелмәгән.

Ә менә «Мастеровые» театры җитәкчелегенә карата дәгъва бар. Алар учреждениедә үткәрелә торган санитар чаралар турында Роспотребнадзор белгечләре алдында хисап тотмаган.

«Әгәр эш рәсмиләштерелмәгән кәгазьләргә генә кайтып кала икән, бу куркыныч түгел. Иң мөһиме, эштә тулы тәртип булырга тиеш. Тикшерү үткәрү белән театрдагы санитар хәл турында хәбәр итегез», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. «Безнең максат – кешеләрне җәзага тарту түгел, ә аларның санитар нормаларны үтәвенә ирешү», - дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев